Ул кичтә котырып-котырып яңгыр яуды. Юк, яумады, чиләкләп койды гына. Күк гөмбәзеннән өй түбәсенә, аннан соңрак сарай түбәсенә, аннан җәй башыннан бирле бер тамчы су әсрәмәте дә күрмәгән бакча туфрагына. Иште генә, малай, иште генә, явып та карады инде менә! Бер көчәеп, бер туктап калгандай, тын алып. Яңгыр суын җыярга дип куйган утыз кадаклы чиләкләр ни арада тулып өлгерде диң син?!
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Нәкъ Тукай әйтмешли, күз ачып йомганчы бер чиләк, түлке җиләк урынына су, шифалы яңгыр суы инде. Йомшак та файдалы да бит ул яңгыр суы. Бигрәк тә мунчада башны юганда чәчләрне ефәк төсле йомшак итә иде, хәтерегездәме?!
...Чиләктәге яңгыр суыдай мөлдерәмә тулып ташыган балачак, яшьлек хәтирәләрем ярларына сыеша алмыйча түгелә-чәчелә, чәчри-чәчри актылар да, актылар... Бик ерактан, куе томаннар эченнән сихри яшькелт күзләр, сабый малай күзләре бактылар…

I
Тәтә әнием миңа бик үк таныш булмаган, әлеге ят та, шомлы да сүзләрне берничә кат кабатлый-кабатлый ишек яңакларын, тәрәз төпләрен уч төбе белән сыпырып чыга, ак пәрдәләрне тагын да яба төшә. Яшен кермәсен диптер инде.
Менә күк капусын ярырдай булып күк күкри, яшен камчылары чатыр-чотыр китереп җирне камчылый. Мин сабыйга пәрдәнең ябылмый калган нәни генә ачык өлешеннән кибет яныннан Таш инешкә, «Кәлмек»ләр тыкрыгына табан шаулап, чүп-чар, эреле-ваклы таш кисәкләре ияртеп төшүче җәйге яңгыр ташуы күренеп китә.
«Якын бара күрмә, кит, тәрәзә яныннан, кит дим мин сиңа, улым?!» Тәтә әнием мин сабыйны түрдәге тәрәзә яныннан алып, ышыграк почмакка утырта.
Вакыт-вакыт яшен чаткылары ярым караңгы өй эчен яктыртып җибәргәндәй итә, шомландырып, курку хисләре өсти. Тәтә әнинең ничектер, мин сабыйның үзе кебек нәни йөрәге леп-леп итеп тибә, куллары ирексездән нидер эзләп, тирә-юнен капшый башлый.
Ниһаять, яшен чаткылары ераклаша, күк күкрәү гөрелтесе аз-азлап тына бара да, ерактагы Имәнлек астындагы таллар арасына төшеп югала.
Тәрәзәгә бәреп яуган яңгыр да, «җитәр сезгә, булды» дигәндәй, ничек башланса, шул рәвешчә туктап та кала. Өй эчендә келт-келт итеп вакыт куучы, урмандагы аюлар төшерелгән стенадагы сәгатьтән башка тавыш бирүче ишетелми дисәм, ялгышам икән. Сабый чакта колак сизгер бит ул, ни арада ишетеп алган диң син?!
– Тәтәни, тама бит, тама.
– Нәрсә дисең, балам?
– Тамчы тама дим, әнә, күрмисеңмени соң?!
Түбәдәге матча ярыгыннан идәнгә ара-тирә тып-тып итеп тамчы тама иде…
(Дәвамы алдагы көннәрдә урнаштырылачак)
Ирек Сафин
Нет комментариев