Бүгенге героебыз –  4 «А» сыйныф укучысы Камилә Гыйсмәтуллина
Яшь хәбәрче

Бүгенге героебыз – 4 «А» сыйныф укучысы Камилә Гыйсмәтуллина

Туган телеңне белү – зур байлык. Ә гаиләдә туган телдә сөйләшеп, милләтеңнең гореф-гадәтләрен саклап яшәү – тагын да кадерлерәк.

Бүгенге героебыз – Яшел Үзән шәһәре Советлар Союзы Герое В. Х. Хаҗиев исемендәге 7нче лицейның 4 «А» сыйныф укучысы Камилә Гыйсмәтуллина. Ул шәһәрдә узучы төрле чараларда һәм бәйгеләрдә актив катнаша, татар телен ярата һәм аны белүе белән горурлана.

Туган телгә мәхәббәт иң элек гаиләдән башлана. Өйдә әти-әниең, әби-бабаң белән үз телеңдә аралашу – милләтеңә мәхәббәтнең ныклы нигезе ул.

*Әлеге проект социаль программаларны үстерү фонды кысаларында гамәлгә ашырыла.


Нет комментариев