Вируслы авыруга антибиотик – файдасыз, ә зыяны бар
#кирәклекиңәшләр

Вируслы авыруга антибиотик – файдасыз, ә зыяны бар

16 – 22 ноябрь – Антимикроб резистентлыкка каршы көрәш атналыгы (Микробларга каршы препаратларга бирешүчәнлек проблемасы турында хәбәрдарлыкны арттыруның Бөтендөнья атналыгы уңаеннан).

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Антибиотиклар – рецептлы препаратлар. Аларны вируслар вакытында үз-үзеңә «билгеләү» мәгънәсез һәм сәламәтлек өчен куркыныч.

Көнкүреш респиратор вируслы инфекцияләр (ОРВИ) вируслардан килеп чыга. Ә антибиотиклар – бактерияләргә каршы көрәш өчен булдырылган антимикроб препаратлар. Алар вирусларга тәэсир итми, шуңа күрә вируслы авыруларны дәвалаганда файдасыз гына түгел, ә зыянлы да булырга мөмкин.

Инфекция белән бәйле беркадәр авыруларны дәвалаганда антибиотикларны куллану аерым кеше өчен дә, бөтен кешелеккә дә шиксез файда китерсә дә, аларны куллану нигезле һәм акыл белән булырга тиеш.

Антибиотикларны контрольсез куллануның популяция күләмендәге төп куркынычы – микроорганизмнарның (вируслар, бактерияләр, гөмбәләр) антибиотикларга резистентлыгы (бирешүчәнлеге) формалашуы. Бу алар китереп чыгарган авыруларны дәвалауның нәтиҗәсезлегенә, катлауланулар үсешенә, гомер озынлыгының кыскаруына китерә. Контрольсез куллануның башка нәтиҗәләре – аларны куллану белән бәйле авырулар санының артуы (дисбиозлар, ашказаны-эчәк юлы патологиясе, аллергик авырулар һ.б.).

Пациентларны караганда, антибиотикларга резистентлык булу ихтималлыгы буенча куркыныч төркемнәренә еш яки озак вакыт стационарда дәваланган пациентлар, интенсив терапия һәм реанимация бүлекләрендә ярдәм күрсәтелгән пациентлар, шулай ук амбулатор шартларда, шул исәптән табиб билгеләве буенча да, антибиотикларны контрольсез кулланган пациентлар керә.

Тикшеренүләр вакциналанган кешеләрдә антибиотикларга резистентлы микроорганизмнар булу ихтималлыгы кимрәк икәнен күрсәтә.

Валерия Феоктистова, Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең халыкка гигиена тәрбиясе бирү табибы

 


Нет комментариев