«Тәүге роль беренче мәхәббәт белән тиңдер...» (дәвамы)
Йолдызлар

«Тәүге роль беренче мәхәббәт белән тиңдер...» (дәвамы)

Сәхнәдәге эштән тыш, аның тагын бер мөһим дөньясы бар – гаиләсе. Алсу – хатын, әни. Театрдагы эш графигын гаилә тормышы белән бергә алып бару һәрчак җиңел түгел. Артистларның ял көннәре дә башкаларныкына туры килмәскә мөмкин. Спектакльләр, репетицияләр, премьералар, гастрольләр... Алсуның ире дә артист булганга, алар бер-берсен яхшы аңлый.

– Бер гаиләдә ике артист булуның уңай яклары да, кыенлыклары да бар. Уңай ягы – бер-береңне аңлыйсың. Ә авырлыгы шунда: балалар әти-әниләрен ял көннәрендә гел бергә күрә алмый. Гади гаиләләрдә шимбә-якшәмбе ял булса, бездә ул көннәрдә дә эш булырга мөмкин, – ди ул.

Шулай да Алсу үзенең иҗади уңышларында якыннарының өлешен зур дип саный. Иренең аңлавы, әти-әнисенең ярдәме аңа бик күп мөмкинлекләр биргән.

Ике баласын үстергәндә дә әнисе кызына терәк була. Яшел Үзәннән Казанга килеп, оныкларын караша. Үзе пешергән ризыкларын алып килеп сыйлый. Гади генә кебек тоелган бу гамәлдә никадәр зур мәхәббәт бар! Кызының эше күп, вакыты тыгыз, ә әни йөрәге барыбер аның турында кайгырта: ашасын, хәл җыйсын, үзен карасын.

Фото: Алсуның шәхси архивыннан алынды

Иренең әнисе дә гаилә тормышында үз өлешен керткән, ярдәм иткән. Кызганыч, ул өч ел элек вафат булган. Якын кешеңне югалту һәрвакыт авыр, ә гаиләдәге шундый терәкнең булмавы аеруча сизелә. Алсу өчен дә туганнарның ярдәме, якыннарының җылы мөнәсәбәте гаилә белән сәхнә арасындагы җаваплы тормышта зур әһәмияткә ия.

Фото: Алсуның шәхси архивыннан алынды

Алсу әти-әнисенең концертларын, премьераларын калдырмавын аерым җылылык белән искә ала. Алар кызының уңышларына сөенә, аның белән горурлана. Ә Алсу исә бүгенге дәрәҗәгә үз көче белән генә түгел, ә үзенә ышанган кешеләрнең ярдәме белән дә ирешүен яхшы аңлый.

Мактаулы исем – рәхмәт әйтү мөмкинлеге

Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булу – иҗат кешесе өчен зур бәя. Әмма Алсу өчен бу исем шәхси уңыш кына түгел.

– Мактаулы исем алуымны беренче чиратта әти-әниемә һәм мине укыткан остазларыма бүләк иттем. Алар миңа өмет баглады, миннән кеше ясады, – ди ул.

Сүз уңаеннан, Алсу үзе дә хәзер укытучы. Музыка көллиятендә студентлар белән эшләгәндә, һәр балага өмет баглый, аларның киләчәге өчен борчыла. Чөнки педагогның укучыга ышануы никадәр мөһим икәнен үз тәҗрибәсеннән белә.

Ул тугыз ел буе музыка училищесында һәм консерваториядә профессор Клара Хәйретдиновадан белем алган. Бүген алар – хезмәттәшләр. Әмма остазының ярдәме әле дә кирәк. Концертлар алдыннан Клара ханым Алсуның тавышын җырларга әзерләргә булыша, күнегүләр үткәрә.

Фото: Алсуның шәхси архивыннан алынды

Алсу моны табигый кабул итә: нинди генә тәҗрибәле артист булсаң да, өйрәнүдән туктарга ярамый. Остазының бер фикере аның күңелендә аеруча саклана: күп еллар укытсаң да, үзеңә дә өйрәнүне дәвам итәргә кирәк.

Чыннан да, сәхнәдәге тәҗрибә генә һәр сорауга җавап бирми. Яңа роль, яңа режиссёр, яңа спектакль – һәрберсе артистны яңадан эзләнергә, өйрәнергә, үсәргә мәҗбүр итә.

«Мин яшим сәхнәдә...»

Алсуның иҗади тормышын аның биографиясенә таянып язылган җыр да чагылдыра. «Мин яшим сәхнәдә» дип атала ул. Җырда актрисаның төрле образлары, сәхнәдәге тормышы яңгырый. «Мин Сәрвәр, мин Хаят, мин тере, мин халәк...» дигән юллар артистның күптөрле образлар аша яшәвен, һәрберсенә үз җанын салуын хәтерләтә.

2019 елда язылган бу җырны башка җырчылар да башкарган. Әмма Алсу сүзләренчә, аның иҗатын белгән кешеләр бу җырны аеруча аның белән бәйли.

Чөнки сәхнәдә ул бер генә кеше түгел: бер спектакльдә – бер язмыш, икенчесендә – бөтенләй башка дөнья. Һәр образның үз тавышы, үз йөрәк тибеше, үз хакыйкате бар.

Фото: Алсуның шәхси архивыннан алынды

Ә сәхнәдән тыш Алсу – туган шәһәрен онытмаган якташыбыз, әти-әнисенең ярдәме белән горурланган кыз, үз балалары өчен вакыт табарга тырышкан әни, яшь артистларга белем бирүче педагог.

Шундый талантлы, зур дәрәҗәләргә ирешкән якташларыбыз белән чын күңелдән горурланабыз! «Яшел Үзәннән дә нинди талантлар чыккан!» дигән сүзләрне ишетү үзе бер горурлык, күңелгә зур сөенеч бирә. Якташларыбызның уңышлары безнең өчен дә зур куаныч һәм яшь буынга матур үрнәк булып тора.

Алга таба да иҗади уңышлар, яңа үрләр, зур җиңүләр телибез! Талантыгыз тагын да артсын, хезмәтегез һәрчак югары бәяләнсен, башлаган эшләрегез уңышлы булсын! Сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, илһам һәм яңа казанышлар юлдаш булсын! Якташларыбызның уңышлары тагын да күбрәк булсын!


Нет комментариев