Район газетасына язылу – чыгым түгел, ә туган якка хөрмәт
Әйтәм әле

Район газетасына язылу – чыгым түгел, ә туган якка хөрмәт

Укучы фикере.

Кызлар, беркөнне күршеләр белән сөйләшеп утырырга туры килде. Дөнья хәлләре, авыл яңалыклары, тормыш мәшәкатьләре турында сүз бетмәде. Өч хатын-кыз очрашса, шулай инде, үзегез беләсез! Менә сүз газеталарга язылу турында да чыкты. Күршеләрнең берсе: – «Яшел Үзән»гә язылу бик кыйммәт бит», – дип куйды. Мин дә үз фикеремне җиткердем.

Бер караганда, чыннан да, сумма аз түгел кебек. Ә икенче яктан уйлап карасаң, алай ук кыйммәт тә түгел бит. Бүген бөтен нәрсәгә бәя арта. 1500 сум акча белән кибеткә бер кереп чыгасың, җитсә әле! Ә монда 1419 сум түлисең дә, алты ай буе, һәр җомга саен, яраткан район газетабызны укыйсың. Ташламалы язылу чорында исә тагын да очсызракка төшәргә мөмкин. Бәлки, кем өчендер бу сумма аз түгелдер. Мин дә аны аз дип әйтмим. Әмма район газетасын мин иң беренчеләрдән булып укыйм. Башта – үзебезнең «Яшел Үзән», аннары гына башка басмаларга чират җитә.

Фото: редакция архивыннан

Иң кызыгы шунда: «Кыйммәт бит, язылмыйм», – дип сөйләгән күршеләрем үзләре дә минем янга кергән саен: «Яшел Үзән»дә ниләр язганнар? Нинди яңалыклар бар?» – дип, газетаны сорап ала. Миңа жәл түгел, рәхәтләнеп укысыннар! Газетаны бүлешү кыен түгел.

Тик бер нәрсәне аңламыйм: язылырга кыйммәтсенәбез, ә укырга килгәндә, беребез дә каршы түгел! Мин республика газеталарын да алдырам, башка басмаларны да укыйм. Әмма үзебезнең район газетасының урыны аерым. Чөнки безнең авылдашлар, райондашлар тормышын, аларның хезмәтен, уңышларын, шатлык-борчуларын нәкъ менә сез яктыртасыз.

Шуңа күрә минем өчен «Яшел Үзән» – гади генә газета түгел, ә үзебезнең район белән бәйләп торучы күпер, авылдашларның яңалыкларын җиткерүче якын дустыбыз.

Әйтәсем килгән сүзем шул: «Яшел Үзән»гә язылуны чыгым дип кенә түгел, үзебезнең район тормышына, үзебезнең кешеләргә булган хөрмәт дип тә кабул итик. Мин үзем «Яшел Үзән»сез яши алмыйм!

Редакциядән: ихлас укучыларыбызга чын күңелдән рәхмәтлебез. Киләчәктә дә бергә булыйк. Фикерләрегезне 5-68-03 телефонына шалтыратып хәбәр итегез.


Нет комментариев