Укыту мәйданчыгына Яшел Үзән шәһәреннән һәм районыннан, шулай ук Кайбыч, Югары Ослан районнарыннан һәм Кама Тамагыннан медицина хезмәткәрләре җыелды. Тәҗрибә уртаклашу һәм квалификация күтәрү медицина ярдәме сыйфатын тагын да яхшыртырга ярдәм итә.
Офтальмология бүлеге мөдире Ильдар Юныс улы Асханов хезмәттәшләре белән үзенең кыйммәтле белемнәре һәм практик тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Укыту барышында түбәндәге мәсьәләләр җентекләп каралды:
- пациентларны стационарга юллау тәртибе;
- катаракта һәм глаукома вакытында пациентларны тикшерү үзенчәлекләре;
- операциягә әзерләү һәм операциядән соңгы чорда пациентларны алып бару;
- тегү җепләрен алу техникасы һәм аның үзенчәлекләре.
Мондый очрашулар медицина хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын арттыруда мөһим роль уйный. Белем һәм тәҗрибә уртаклашу пациентларга заманча стандартларга туры килгән сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген киңәйтә.
ЗЦРБ
Нет комментариев