Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Һәр кар көрәгән кеше дворник түгел (редакциягә килгән хат)

Без күп подъездлы йортта яшибез. Кеше дә күп, хәзер җәяүлеләр бик әз заман, шуңа, ишегалдыбызда машиналар да бихисап инде, куярга урын җитми. Ул Яңа ел каникуллары вакытында өйдә ятып арып беттек чистый, бераз хәрәкәтләнеп керим әле дип, ирем машинаны кардан чистартырга чыгып китте. Ярты көн казынды шунда. Кергәч көлә-көлә сөйләде аннары. Башта үзебезнең машина тирәләрен көрәгән, аннары...

Фото: ясалма интеллект

– Яңа ел белән сезне, кызлар! Яңа бәхетләр, яңа уңышлар белән! Теге, бик күп кар яуган көннәрдә булган кызык хәлне сөйләргә шалтыраттым әле. «Яшел Үзән»не әниләргә авылга кайткач гел караштыргалап чыгам, әйбәт-әйбәт язмалар бастырасыз, рәхәтләнеп укыйбыз.

Без күп подъездлы йортта яшибез. Кеше дә күп, хәзер җәяүлеләр бик әз заман, шуңа, ишегалдыбызда машиналар да бихисап инде, куярга урын җитми. Ул Яңа ел каникуллары вакытында өйдә ятып арып беттек чистый, бераз хәрәкәтләнеп керим әле дип, ирем машинаны кардан чистартырга чыгып китте. Ярты көн казынды шунда. Кергәч көлә-көлә сөйләде аннары.

Башта үзебезнең машина тирәләрен көрәгән, аннары кызып киткән баштан, трактор эттергәннән соң кырыйларга өелеп калган карларны чистарткан, кешеләргә кереп-чыгып йөрергә уңайлы булсын өчен подъезд каршында тезелгән машина араларын да көрәгән. Инде үзебезнең подъезд тирәләрен, пандусларны, баскычларны чистартып бетереп ятканда, кибеткә чыккан булгандыр инде, сумка күтәргән олырак яшьтәге бер апа кайтып килә икән. Ирем кардан арындырган эскәмиягә сумкасын куйган да, таягына таянган килеш, безнең подъезд тирәсе белән калган дүртесе арасындагы аерманы карап, күз йөртеп алган. Калганнары, әлбәттә карга күмелеп утыра, бер безнеке ялт иткән. И тотынган бу иремә «наезжать» итәргә.

Теге апа: – Нигә башка урыннарда тротуар чистартылмаган?

Ирем: – Белмим. Өлгермәгәннәрдер, мөгаен.

Теге апа: – Кешеләр йөри алсын өчен, сез таңгы биштән бөтен тирәне чистартырга тиеш!

Ирем: – Мин беркемгә дә, бернәрсә дә тиеш түгел. Теге апа:

– Мин сезнең өстән жалоба язачакмын! Безобразие! (И киткән тезеп, киткән, иремнең дә, ЖКУның да тетмәсен теткән).

Ирем: – Пожалуйста, зарланыгыз! Мин как раз шушы подъездда яшим. Фатир номерын язаргамы сезгә?

Теге апа карап торган-торган да, «что к чему» икәнен аңлый башлаган, көлеп җибәргән, гафу да үтенгән әле. Менә шулай, кемнең кем булуын ачыкламый торып, кеше башына чиләкләп әшәке коймыйлар инде. Һәр кар көрәгән кешене дворник дип уйлыйлар ахрысы. Иремнең кыяфәте дә, киемнәре дә дворникка охшамаган инде. Буе ике метрга якын, авырлыгы йөз килограммнан артык.

Ирем белән көлештек инде, без әйтәбез, менә кайвакытта яхшылык эшлисең дә, шуның өчен кулыңа да сугалар әле. Ә ирем эше белән канәгать керде. «Бер безнең подъезд тирәсе ялт иткән, карарга һәм чыгып басып торырга приятно», – дип, үзе белән горурланып та алды. Молодец инде ул, мин дә мактап җибәрдем, күңеле булды. Ә ничек мактамыйсың, барлык ирләр фатирларында бот күтәреп ятканда, бер минеке чыгып эшләде. Ә дворниклар юк дәрәҗәсендә бит, чүп-чар контейнерлары тирәсен генә чистарттылар бәйрәм ялларында.

Менә шуны сөйләп, сезне дә көлдереп аласы килгән иде, кызлар. Тагын әйтәсе килгәнем шул: кар күп яуган көннәрдә дворникларга гына ышанып ятмыйча, көрәк тота алган һәркем чыгып, ишегалларын чистарту өмәсендә катнашса ничек әйбәт булыр иде, үзебез йөрибез бит шул ишегалдында!

Яшел Үзәннән Ләйсән булам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев