Чүпрәк һәм себерке болгап йөрү – хатын-кыз эше (редакциягәкилгән хат)
Подъездыбызда яңа кеше фатир алгач ук, күңелле булачагын сиздем һәм ялгышмадым. Васил үзеннән бик важный кеше ясарга маташкан, үзенә бик тә ышанган кыяфәтле егерме җиде яшьләр тирәсендәге егет булып чыкты. Заводта мастер булып эшлим диде. Мин подъездыбызны җыештыру турында сүз башлауга...
Фото: ясалма интеллект
– Яратып та укыйм инде газетаны, кызлар, көтеп алам. Һәр ярты ел саен бәясен арттырып торганга ачуым чыкса да, мыгырдана-мыгырдана булса да язылырга тырышам. Бер «Яшел Үзән» мең сумнан артык , ә бит башка газеталар да бар! Нәрсә уйлыйлардыр, белмим. Шуңа, берьюлы язылмыйм, һәр айда бер газетага язылам, шулай иткәч, бик сизелми инде. Өчне алдырам. Ә элек җидешәр басмага языла идем. Ярар, сүзем бу турыда түгел минем, тәк, сүз уңаеннан гына зарланып алдым.
Узган санда, подъезд тәрәзә төпләренә гөлләр чыгарып тезгән бер апа турында хат бастырган идегез. Шалтыратуым сәбәпчесе шул. Минем дә бер күршебез турында сөйлисем килә.
Подъездыбызда яңа кеше фатир алгач ук, күңелле булачагын сиздем һәм ялгышмадым. Васил үзеннән бик важный кеше ясарга маташкан, үзенә бик тә ышанган кыяфәтле егерме җиде яшьләр тирәсендәге егет булып чыкты. Заводта мастер булып эшлим диде. Мин подъездыбызны җыештыру турында сүз башлауга, бүлдереп:
– Күрдем мин сезнең ул кәгазегезне. Алдан ук әйтеп куям, мин җыештыручы түгел, ә ир кеше – мужик. Идән юып йөрмәячәкмен! – диде, Америка ачучы кыяфәте ясап.
Безнең подъездда, һәр кат саен икешәр, ун фатир һәм чиратлашып җыештырабыз. Шундый тәртипне үзебез ясадык, димәк яңа килгән кеше дә аны үтәргә тиеш. Уборщицаның ярты елга бер килүен көтсәң, тузанга батасың. Үзебез сулыйбыз бит.
– Җыештыручымы, түгелме, – минәйтәм, – ә ул график биредә яшәүчеләр белән килешеп төзелгән һәм барыбыз өчен дә бер, хәтта синең кебек «крутой»лар өчен дә!
– Идәнне башка берәүләр юсын, мин эштән арып кайтам, – ди бу миңа өстән генә карап.
– Шуннан, – минәйтәм, тыныч калырга тырышып, – без барыбыз да арыйбыз, ә подъездны чисталыкта тотарга кирәк. Шуңа күрә, алдан әйтеп куям, киләсе атнада синең чират.
Аның мине ишетүенә бик өметләнгән идем, әмма ялгышканмын. Мин үз дежурлыгымны тапшырыр алдыннан, якшәмбе көнне себереп, баскычларны сөртеп чыктым. Бер авырлыгы да юк инде. Киләсе атнаның чәршәмбесе җитте, селкенүче күренми. Кырый-кымтыкта вак чүп, тузан күренә башлады, урамда яз, пычрак урыннар җитәрлек, шуңа аяк киеме эзләре дә бар. Василның зур гына эте дә бар әле җитмәсә, ул да урамнан тәүлегенә ике тапкыр йөрергә чыгып, пычрак ташый. Шимбә көнне түзмәдем, ишеген шакыдым.
– Мин бит сезгә аңлаешлы итеп рус телендә әйттем «юмаячакмын» дип. Сезгә кирәк, вәт сез юыгыз! – ди бу наглый кыяфәт белән.
– Ыслушай, – минәйтәм, – без монда күптән яшәүчеләр һәм барыбыз да подъездны җыештырабыз, беребезнең дә ризасызлык белдергәне юк. Син генә шундый умный чтоли?! Үзеңнең тәмәке төпчекләреңне, этең ташыган пычракны сөртеп алырга ярты сәгать вакытың җитә. Бу синең өчен зарядка гына!
– Әйттем бит «юк» дип! Чүпрәк һәм себерке белән болгану – хатыннар эше. Рәхим итегез! Ярты сәгать вакыт табарсыз! Минем законлы ялым һәм мин ял итәм! Сау булыгыз! – диде дә, борын төбемдә шапылдатып, ишеген ябып куйды.
Мин мондый ук оятсызлыкны көтмәгән идем, югалып калдым, хәтта. Үзем дежур атнада мин күргән чүпләрне һәр көнне җыям, ә соңгы көнне бөтен җирне ялт иттереп юып чыгарам. Ә монда подъезд, гомер булмаганны, атна буе себерке дә күрмәде.
Ә Васил барыбер үз кирәген алды! Аңардан соң чират буенча дежур торучы, өченче кат та яшәүче күршебез элекке хәрби безнең, нык характерлы мужик. Якшәмбе кичкырын моны тотып селекте! Ишетү өчен, мин хәтта фатирымнан чыктым.
– Син ник җыештырмадың подъездны?! Киләсе атнада минем чират, ә син шундый пычрак калдырасың! – дип сүгә башлады тегене.
– Мин подъездда яшәмим, аны җыештырырга тиеш тә түгел! Аның өчен түләмиләр! – дип, каршы дәшеп маташты Васил.
«Ул идән юуны хатынныр эше дип саный, кулыма чүпрәк тотмыйм, ди!» – дип, мин дә кысылырга булдым.
– Кулына тотасы килмәсә, тешләре арасына кыстырып юар! – дип янады күрше. Васил куркып калды:
– Ярар, ярар, кызмагыз! Скандал күтәрделәр юк урында! Хәзер себерәм!
Чынлап та җыештырып чыгарды бит! Бик чиста итеп булмаса да, ярар инде беренче тапкырга. Миңа баштан ук теге военный күршене чакырырга иде яңа кеше белән сөйләшергә. Аңа каршы дәшәргә дә кыймас иде. Алайса, мин нәрсә, аның җилкәсенә дә җитмәгән хатын-кыз.
Менә шулай үзебезнең тәртипкә керттек яңа күршебезне. Хәзер үз чиратын, ничек булдыра ала – шулай юып, чиста подъездны тапшыра. Кайвакытта әнисе килеп юа, сөйләгән инде әнисенә дә теге конфликтны. Ике тапкыр йөри торган кызы белән дә күрдем. Булсын. Шатланып торырга кирәк шундый чиста, тәртипле күршеләр яшәгән җирдән фатир алуларына. Алайса, пычракка баткан, ямьсез подъездлар да бик күп.
Күпфатирлы йортта яшәгәч, шулай инде, кешеләр дә, күршеләр дә төрле. Әмма уртак тел табып, дус һәм тату яшәү бик рәхәт һәм күңелле.
Язып, газетага бастырсагыз, исемемне Рәисә дип куярсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев