Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

«Берничә сәгать кенә укытучы булып калдым»: сугыш алдындагы соңгы тыныч төн

Укучы хаты.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

...Егерме беренче июнь көнне Казанда мин укыган педагогик училищеда чыгарылыш кичәсе булды. Без белгечлегебез турында документларны кулыбызга алдык һәм мондый очракта гадәткә кергәнчә, төне буе шәһәр урамнары буйлап йөрдек. Мин әнинең апасында тордым һәм кайтып кергәч тә, ул борчылып: «Кара инде, вакыт күпме, шуның кадәр йөриләрме?!» – дип, әрләп алды. Таңгы дүрт иде. Немецлар безнең шәһәрләргә бомбалар ташлый башлаган вакыт. Шулай итеп, тыныч тормышта мин нибары берничә сәгать кенә укытучы исемендә булып калдым, анысы да төнлә генә... Иртәгәсен, Молотов сугыш башланганны хәбәр иткәч, без – чыгарылыш төркеме хәрби комиссариатка киттек. Хәтта, берничә кыз да килгән иде, тик аларны кире бордылар. Туган ягыма кайтып, авылдашларымның балаларына белем бирү урынына, кулга автомат алырга туры килде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев