Бәхетле ана (тормыштан)
Бер гаилә яшәгән. Балалары күп, ә акча әз һәм аны һич кенә дә җиткереп булмый икән. Әниләре бик күп эшләгән. Аннан соң ярты төнгәчә ашарга пешергән, юган, җыйган. Әлбәттә инде ул бик нык арыган һәм шуңа...
...еш кына балаларына тавыш та күтәргән, арт саннарына да биргәләгән, тормышыннан зарланган.
Бер көнне, болай яшәү яхшы түгел, дип уйлаган. Аның авыр тормышына балалар гаепле түгел бит. Ничек яхшы әни булырга дигән сорауга җавап табу өчен зирәк карт янына киткән.
Шул көннән соң аны әйтерсең алыштырып куялар. Гаиләдә акча артмауга карамастан, әниләре бәхетле күренә башлый. Балалар да тыңлаучанракка әйләнмәгән бит. Тик әниләре аларны хәзер орышмый, хәтта гел елмая. Ул атнага бер тапкыр кирәк-яраклар алырга базарга бара. Һәм хәзер беркайчан да балаларына бүләксез кайтмый. Аларны балаларына өләшкәннән соң, берникадәр вакытка үз бүлмәсендә бикләнә һәм аны борчымаска куша.
Әниләренең бу вакытта бүлмәсендә ни эшләгәнен балаларның бик тә беләсе килә. Бер юлы алар аналары әйткән тыюны бозып, аның бүлмәсенә баш тыгалар. Ә ул өстәл артында утыра һәм... чәй эчә... тәмле конфетлар белән!
– Әни, син нишлисең? Ә без? – дип ризасызлык белдергән балалар.
– Шыпырт, балалар, шыпырт! – дигән әниләре җитди итеп. – Миңа комачауламагыз! Мин сезгә бәхетле әни ясыйм!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев