Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Иҗат

Авылның яме – үз кулыбызда (редакциягә килгән хат)

Җәй җитүгә авылларыбыз җанланып китә. Шәһәрдән дачачылар кайта, буш торган йортларга ут кабына, урамнар да балалар тавышы яңгырый. Моңа, әлбәттә, сөенәсе генә кала. Авыл яшәсен, йортлар буш тормасын! Тик кайчак кайбер күренешләр аптырашта калдыра.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Бер көнне капка төбенә чыгып бастым. Җәйнең иң матур чагы. Авыл урамы яшеллеккә күмелгән, чирәмнәр күзне иркәли. Элек бит мал-туар күп булды, шуңа күрә үлән дә болай куе булып үсми иде. Хәзер авыл бөтенләй икенче төс алган. Шунда күзем бер күршеләрнең капка төбенә төште. Ни гаҗәп, яшел чирәм урынында сап-сары булып көйгән җир генә калган. Әллә нинди химикат сиптергәннәр, күрәсең. Үлән үсмәсен, имеш. Соң, капка төбендәге үләнне бер чабып алу шулкадәр авыр эшмени? Яшел чирәм бит авылның бизәге. Җәй уртасында көйгән үлән өстеннән йөрисе күңеллеме икән үзләренә?

Икенче урамнан үткәндә тагын бер күренешкә игътибар иттем. Дачачылар йорт буйлап урам ягына зур-зур ташлар тезеп чыккан. Әллә шул рәвешле «бу урын безнеке» дип күрсәтергә телиләрме? Әмма ул бит урам җире. Иртәгә анда машина куярга кирәк булса, махсус техника үтәргә туры килсә, ташлар комачауламасмы?

Авыл һәркем өчен уртак. Урамнар да, тыкрыклар да, капка төпләре дә уртак матурлык тудыра. Шуңа күрә, һәркем үзенә генә уңайлы итеп түгел, башкалар турында да уйлап эш итсә иде.

Җәй көне авылда тагын бер мәсьәлә калкып чыга – чүп проблемасы. Дачачылар кайткач, контейнерлар тиз тула. Кызганыч, кайберәүләр чүпне капчыксыз ташлый, төзелеш калдыкларын калдыра, хәтта контейнер янына ук өеп китә. Ә бит чисталык һәркемнең үзеннән башлана.

Бу сүзләрне кемнедер гаепләү өчен түгел, ә уйланырга этәрү өчен язам. Авыл безнең барыбызныкы. Без аны нинди итеп калдырабыз, киләсе буын да шундый итеп күрәчәк. Әйе, авылның матурлыгы зур проектлардан гына тормый. Ул капка төбендәге яшел чирәмнән, чиста урамнан, тәртипле койма буеннан, вакытында чабылган үләннән, чүпнең тиешле урынга ташлануыннан башлана. Туган авылны ярату – ул сүзләрдә түгел, көндәлек гамәлләрдә чагыла. Әйдәгез, авылларыбызның ямен бергәләп саклыйк.

Саимә апагыз. Авылның исеме редакция өчен генә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев