Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Әни гаеплеме? (язмыш турында уйланулар)

Инде пенсия яшенә җитеп барган карт «бәбәй»ләрнең, үзләренең булдыксызлыгын аклар өчен, әниләрен гаепләргә маташу модага кереп китте. Имеш аңа бирмәгәннәр, өйрәтмәгәннәр, тәмле ашатмаганнар, саксыз сүз белән яралаганнар һ.б. Бөтен җәмгыять «псих»ланган заманда яшибез. Кая карама психологлар яшәргә өйрәтә...

Синең ялкаулыгыңны аклап, гаепле кешене табып, әниеңә төртеп күрсәтәчәк алар.
Акчаңны гына түлә. Синең бала чагыңда казынып, син алган "җан яраларын төзәтеп", бәхетле итмәкчеләр алар сине.

Шулай гына бәхетле булып булса икән.
Син гомер юлыңның яртысын үткән кеше, арт саныңны күтәр дә, бар, эшлә. Өйрәтмәгәннәр икән, үзең өйрән. Бирмәгәннәр икән, үзең ал!Яратмаганнар икән, үзең ярат!
Кем сиңа комачаулый?

Әниең хаталары?
Ә әниең ни күргән соң!? Нинди тормышта яшәгән?!

Соң бит аның үзенә дә бирмәгәннәр. Каян алсын ул, үзендә дә булмаганны!? Ун тапкырга авырырак булгандыр бит аның тормышы. Бәлки бер уңайлыгы да булмаган, салкын йортта, мич ягып, сине ачтан үтермәскә тырышкандыр ул. Атнасына алты-җиде көн алсыз-ялсыз йә заводта, йә колхозда эшләгәндер. Сине итәгенә утыртып сөяргә вакыты да, хәле дә калмагандыр. Ничек булса да үстергән. Ямап, тегеп, бәйләп булса да кидергән, өшетмәгән, чирләтмәгән…

Ә ул замандагы эчкечелекне уйласаң… Синең мәңге исерек, тиле әтиеңне түзеп яшәмәгәндер дисеңме аны!? Чөнки барыр җире булмаган. Зур гаиләне ашатыр өчен ике көн саен бер мич ипи салган. Хөкүмәтнең зәп-зәңгәр тавыгыннан, ничек тә тәмлерәк итергә тырышып, аш пешергән. Марлядан булса да, ак күлмәк тегеп, сине бәйрәмгә озаткан.

Үпкәләреңне эретер өчен боларны аңлау кирәк. Энәле карны, кайнар чәйгә салып эреткән сыман, эретү кирәк.
Ул сиңа гомер биргән кеше. Аборт ясатмаган, чүплеккә ташламаган, үстергән. Үзе белгәнчә, үзе булдыралганча үстергән...
Яратмасаң яратма... Кабул ит!

Ирина Дубс.
Гөлфия Гаян тәрҗемәсе.

Чын йөрәктән

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев