Яшьлек дустым Фәүзия
Кече Шырдан авылында туып үсеп гомер итүче олы җанлы, уңган-булган, булдыклы Фәүзия Сәйфетдинова үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әтиләре Галләм абый Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк сугышка китеп, яу кырында ятып калды. Әниләре Миңвафа апа дүрт бала белән тол калды. Олы кыз булган Фәүзиягә 7-8, кечесе Люциягә яшь...
Кече Шырдан авылында туып үсеп гомер итүче олы җанлы, уңган-булган, булдыклы Фәүзия Сәйфетдинова үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Әтиләре Галләм абый Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк сугышка китеп, яу кырында ятып калды. Әниләре Миңвафа апа дүрт бала белән тол калды. Олы кыз булган Фәүзиягә 7-8, кечесе Люциягә яшь ярым иде.
Фәүзия мәктәптә яхшы билгеләренә генә укыса да, 7 классны тәмамлагач, авылдан китеп, укуын дәвам итә алмады: әнисенең сәламәтлеге шәптән түгел иде. Олы кыз булгач, гаиләдә тормыш йөген Фәүзиягә бик иртә тарта башларга туры килде. Без сугыш, аннан соңгы елларның ачысын-төчесен күреп, бөтен авырлыкларга түзеп үскән чор балалары. Авыл тормышын алып бару хатын-кызга түгел, ир-атка да җиңел бирелми. Ә Фәүзия түзде, ул мәктәпне тәмамлагач та, колхозның иң авыр эшләрендә ир-атлар белән беррәттән кулына көрәк, чалгы тотып, җирен дә казыды, печәнен дә чапты, эскертен дә куйды, урманда утын да кисте. Кайда гына эшләсә дә, 2-3 км ераклыктагы урманнардан, болыннардан утынын яки печәнен көянтәләп кимендә 2 потлап күтәреп кайта иде. Озак еллар буе, лаеклы ялга чыкканчы, фермада кул көче белән сыерлар сауды. Гомере буе хуҗалыгындагы йортын, каралты-курасын, ир-атлар кебек, төзек тотты. Ата-бабадан килгән зур алма бакчасын, 25 сотый бәрәңге җирен вакытында эшкәртеп, тәртиптә тотты. Мал-туар асрагач, сөтен-катыгын җилкәсенә күтәреп, шәһәргә алып барып, сатып, акчага әйләндереп торды. Ул елларда көн-төн эшләсәң дә, колхоз хезмәт хакы түләмәде. Ә тормыш алып барырга кирәк. Әниләре озак еллар урын өстендә авырып ятты, вафатына берничә ел гына. Фәүзия озак еллар әнисен бала тәрбияләгән кебек карап, энесе һәм сеңлесенә хәлдән килгәнчә булышып яшәде, колхозда да алдынгылар рәтендә булды. Димләүчеләр булса да, кияүгә чыкмады, ялгыз калды. Бүген колхозда көне-төне эшләгән Фәүзиянең пенсиясе - ташка үлчим, сәламәтлеге дә яхшы түгел.
Авылыма сирәк булса да, кайтам һәм иң беренче якын дустым Фәүзия яшәгән йортка керәм. Әле хәтере яхшы, озак еллар авыр хезмәт итеп, азапланып яшәгән Фәүзия артык карт күренмәсә дә, сәламәтлеге шактый какшаган, хәрәкәтләре чикле.
Аллаһка шөкер, туганнары - энесе Фәрит хатыны Фатыйма белән шәһәрдән кайтып, эшләрен эшләп китә. Сеңлесе Рәмзия дә апасы янына еш кайта. Фәрит инде авылдан китеп тә тормый диярлек. Кайчандыр апалары үзләренә күрсәткән ярдәмне онытмаганнар. Авыл халкы Фәрит белән Рәмзиягә бик рәхмәтле.
Мин дустым Фәүзиягә сәламәтлек телим.
Рокыя Гатиятуллина.
Норлат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев