Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Гаилә ядкәре

Хөрмә төшләреннән ясалган мөселман тәсбихы Хәйретдиновлар гаиләсендә нәсел дәвамчанлыгын символлаштыра

Хәйретдиновлар гаиләсендә буыннан-буынга кадерләп сакланып килгән гаилә ядкаре бар.

Ул – хөрмә төшләреннән ясалган мөселман тәсбихы. Әлеге тәсбих ата-бабаларыбыздан мирас булып күчеп, гаиләнең рухи кыйммәтләрен, ислам диненә тугрылыгын һәм нәсел дәвамчанлыгын символлаштыра.

Еллар узса да, бу изге ядкарь үзенең әһәмиятен югалтмый. Ул һәр буынга гаилә тарихын, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен һәм иманлы тормышка омтылышын искә төшереп тора. Хөрмә төшләреннән эшләнгән тәсбих – сабырлык, зирәклек һәм рухи байлык билгесе. Аны кадерләп саклау – ата-бабалар мирасына хөрмәт күрсәтү һәм киләчәк буыннарга тапшыру дигән сүз.

Хәйретдиновлар гаиләсе өчен бу тәсбих – гади генә дини әйбер түгел, ә нәсел җепләрен бәйләп торучы, буыннарны берләштерүче кыйммәтле гаилә реликвиясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев