Олы Ачасырдан Шәйхуллиннар гаиләсендә 62 ел буе үзенчәлекле яулык саклана
«Яшел Үзән» газетасы редакциясе, милли тамырларыбызга игътибар җәлеп итү, гаилә тарихы белән горурлану хисе уяту һәм аны өйрәнүгә этәрү, кызыксынуны үстерү, балаларда, яшүсмерләрдә һәм өлкәннәрдә ата-бабалары, туган татар теле белән горурлану хисе тәрбияләү, уникаль гаилә тарихларын ачыклау һәм популярлаштыру максатыннан, гаилә ядкәрләрен барлый.
Олы Ачасыр авылында яшәүче Шәйхуллиннар гаиләсе өчен бу яулык – мәхәббәт, сагыну һәм тугрылык символы. Тәскирә апа аны сөйгән егете армиягә киткәндә истәлек итеп бүләк итә. Өч ел хәрби хезмәттә шул яулык туган як һәм сөйгәненең күңел җылысын хәтерләтеп тора.
Еллар үтә. Егет исән-сау туган авылына әйләнеп кайта. Яшьләр гаилә кора. Бүген инде аларның бергә гомер итүләренә 55 елдан артык. Балалары үсеп җиткән, оныклары шатлык өстәгән. Ә шул яулык һаман да гаиләнең иң кадерле ядкәрләренең берсе булып сандыкта инде 62 ел саклана.
Бүгенге көндә күп нәрсә тиз алышына. Ә менә мәхәббәткә, тугрылыкка бәйле истәлекләрнең кадере еллар узган саен гына арта. Чөнки алар – гаилә тарихының тере шаһитлары.
Бер карасаң, бу – гади генә яулык. Әмма аның һәр җебенә яшьлек хатирәләре, сагыну, өмет һәм бәхетле гаилә тарихы үрелгән. Шундый ядкәрләр буыннарны тоташтыра, гаилә кыйммәтләренең кадерен искә төшерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев