Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Гаилә ядкәре

875 пробалы көмеш кашыклар - Рәшидә Борһанова гаиләсенең горурлыгы

Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова бүген үзләренең кадерле гаилә ядкәре белән уртаклаша.

875нче пробалы көмештән эшләнгән, алтын белән йөгертелгән нәфис чәй кашыкларын Кәримә әбигә улы Ринат абый Кострома шәһәреннән алып кайтып бүләк иткән. Еллар узса да, әлеге истәлек гаиләдә зур хөрмәт белән саклана, якын кешеләрнең мәхәббәтен һәм җылысын хәтерләтә.

Һәр гаиләдә буыннан-буынга күчеп килгән, үз тарихын сөйләүче ядкәрләр бар. Алар – нәсел хәтере, гаилә горурлыгы һәм милли мирасыбызның аерылгысыз өлеше.

«Яшел Үзән» газетасы редакциясе милли тамырларыбызга игътибар җәлеп итү, гаилә тарихларын өйрәнүгә кызыксыну уяту, ата-бабаларыбыз һәм туган татар телебез белән горурлану хисен тәрбияләү максатыннан «Гаилә ядкәрләре» проектын дәвам итә.

Сезнең гаиләдә дә шундый кадерле ядкәр бармы? Аның тарихын безнең белән дә уртаклашыгыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев