7 октябрь 2021 яңалыклары
-
Татарстанда тагын 80 кеше коронавирус белән авырый
Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыруның 80 яңа очрагы теркәлгән, аларның 3есе — читтән кергән, 77се — контактлы.
-
Татарстан прививка ясатмаган 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен QR-кодлар һәм үзизоляция кертә
Татарстанда дүшәмбе, 11 октябрьдә коронавирус белән вәзгыять начарлану фонында яңа чикләүләр кертелә. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта тиешле карарны республика хөкүмәте әзерли.
-
Татарстанлыларның корал тапшырган өчен 15 мең сумга кадәр акча алу мөмкинлеге бар
Ел башыннан бирле татарстанлыларга ирекле рәвештә корал тапшырган өчен 570 мең сум күләмендә бүләкләр бирелде.
-
Гайбәт тыңлау – сөйләү кебек үк, гөнаһ
Хәзерге көндә гайбәт сөйләшмәгән, гайбәтне тыңламаган кеше юктыр, диеп әйтәсе килә. шушы уңайдан файдаланып, үзебезнең авыл турында язып үтәргә булдым.
-
Иртәгә, 8 октябрьдә, Әлмәттә «Наше время – Безнең заман» IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең зона этаплары башлана
Фестиваль хәрәкәте республикада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза. Быел мәдәни вакыйга Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган.
-
Данил Буранов: безнең концертларда америкалылар "Яшел Үзән!" дип кабатлый
Якташыбыз, җырчы Данил Буранов хәзер "Leonid & Friends" музыкаль коллективы белән АКШ шәһәрләре буенча гастрольләрдә. Аның катнашындагы әле турда 47 концерт планлаштырылган.
-
Бүләк хуҗасын тапты
Васильевода яшәүче Арина Карина чиксез талантларның lV Республика фестивалендә җиңүче булды.
-
Табиб сулыш ешлыгы буенча Covid-19ны ачыклап булуы турында сөйләде
Элегрәк ис тою югалу коронавирус йоктыруның иң төп симптомы дип саналса да, яңа штаммнар барлыкка килү белән ул сирәгрәк ачыклана башлады. Хәзер үпкәләргә бәйле проблеманы сулышның ешлыгы буенча күзәтү җиңелрәк, дип раслый табиб иммунолог-аллерголог Владимир Болибок.
-
Хата төзәтү вакыты кыска түгел
Автомобиль йөртүче һәм алкоголь – болар берничек тә бер-берсенә яраша алмый. Гамәлдәге законнарны һәм шулай ук юлда йөрүчеләрне санга сукмаучылар гына машиналарына салмыш килеш утырып юлга чыгалардыр.
-
Көзге байлык – ярминкәдә
Яшел Үзәндә ярминкәләр башлану турында хәбәр иткән идек инде. Алар һәр шимбә көнне декабрь аена кадәр дәвам итәчәк.
-
Проект замены участков магистрального нефтепровода Холмогоры – Клин получил положительное заключение Главгосэкспертизы
АО «Транснефть – Прикамье» получило положительное заключение ФАУ «Главгосэкспертиза России» по объекту замены участков магистрального нефтепровода (МН) Холмогоры – Клин в зоне ответственности Казанского районного нефтепроводного управления.
-
Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнар өчен күчемсез милекне рәсмиләштерү буенча кайнар линияләр узачак
Өлкәннәр декадасы кысаларында Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары ике көн дәвамында, 7 һәм 8 октябрьдә өлкән буын вәкилләре өчен күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерү буенча бушлай консультацияләр үткәрәчәк.