Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Гайбәт тыңлау – сөйләү кебек үк, гөнаһ

Хәзерге көндә гайбәт сөйләшмәгән, гайбәтне тыңламаган кеше юктыр, диеп әйтәсе килә. шушы уңайдан файдаланып, үзебезнең авыл турында язып үтәргә булдым.

Менә безнең авылда бер йорт бар, анда күпчелек гайбәтчеләр, сүз йөртүчеләр, кеше тикшерүчеләр, котыртулар буенча тәҗрибә туп лаган бәндәләр җыела. Мәсәлән, берсе өйләнсә, кемдер кияүгә чыгарга җыенса, бу кешене инәсеннән җебенә кадәр тикшереп, чебеннән фил ясап, яла ягу, яман сүз ирештерү кебек начар сыйфатлар, кешенең физик кимчелекләреннән көлү һәм аларга кушамат тагу, кушамат белән эндәшү – авылда иң күп таралган күренешләрдән.

Ялган гайбәтләр уйлап чыгарып, сүз йөртүчеләр башкаларга җиткерә. Нахак сүзләр тиз арада тарала, халык аңа тизрәк ышана, бу күрше авылларга һәм, хәтта, шәһәрләргә дә барып ирешә. Хәзерге вакытта телефон аша бу бигрәк уңай. Шул сүзләр аркасында туган – туган белән, күрше – күрше белән, якын дусты – дусты белән бер гаепсезгә – гөнаһсызга талаша, ызгыша. Тормышта төрле уңайсызлыклар китереп чыгара.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисенә таянып, гайбәт тыңлау, аны сөйләгән дәрәҗәдә харам һәм олы гөнаһ. Әгәр мөселман кардәшеңнең бозык гамәле бар икән һәм аның хакында хакыйкатьтә булганны үзе юкта сөйләсәң, гайбәт саналыр. Булмаганны – булды дип сөйләсәң, бухтан хөкеме алырсыз, ди Аллаһ Тәгалә Коръәни Кәримдә, гайбәтне вәхши бер сыйфат итеп бирә. «Хуҗурат» сүрәсендә: «Гайбәт сөйләү туган абыеңның итен мәет хәлендә ашау кебектер», – диелә. Ни өчен шундый мисал китереп, гайбәтне мәетнең итен ашау белән чагыштырылды икән? Хикмәт шунда ки, мәет үзенең итен ашаганнарын сизми, авырту тоймый, чөнки аның җаны тәнен калдырып киткән була. Шуның кебек, өченче зат та үзе турында сөйләгәннәрен ишетми, аның йөрәге авыртмый. Ләкин мәет итен ашау вәхши, харам гамәл булган кебек, гайбәт сөйләү дә әшәке һәм гөнаһ эш.

Авылыбызда 70-80 ягындагы апа-әбиләр, абый-бабайлар шактый. Авыз чайкап йөрүчеләрнең берсенең дә үз гомерләрендә дога кылганнары, тәһарәт алып, намаз укыганнары юк, ураза тотмыйлар. Гомерләрен кеше тикшереп, урам буенда гайбәт җыеп, таратып үткәрә. Соңгы арада кайберәүләр гомер буе бергә яшәгән күршесен соңгы юлга озатырга да чыкмый башлады. Авылдашлар, мондый начар харам гамәлне күптән ташларга вакыт! Гөнаһ җыймагыз! Сезгә инде күптәннән Иманга килергә кирәк. Ташлагыз инде начар, харам, вәхши гадәтләрегезне, тәүбәгә килегез. Намаз укыгыз, ураза тотыгыз, мәчетләргә сәдакалар бирегез. Әҗер-саваплары үзегезгә кайтыр, малларыгызга бәрәкәт булыр. Әлегә соң түгел!

Авылдашыгыз.
(Исемем редакция өчен генә)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев