Хата төзәтү вакыты кыска түгел
Автомобиль йөртүче һәм алкоголь – болар берничек тә бер-берсенә яраша алмый. Гамәлдәге законнарны һәм шулай ук юлда йөрүчеләрне санга сукмаучылар гына машиналарына салмыш килеш утырып юлга чыгалардыр.
Әмма тотыла калсалар, эш харап, җавап бирергә туры килә.
Д.Ш.Гыйләҗевны да ЮХИДИ хез мәткәр ләре планлы чаралар уздыру барышында шикләнеп «эләктергән». Әлбәттә инде, аның айнык булу-булмавы тикшерелгән. Нәтиҗәдә, аңа карата РФ КоАП маддәсе буенча беркетмә төзелгән һәм материаллары судка җибәрелгән.
Тотылган машина йөртүчеләргә хөкем карарын Яшел Үзәннең җәмәгать судьялары чыгара. Бу ирнең моңа кадәр җәлеп ителгәне булмаган. Монысы да исәпкә алына. Чөнки кабат-кабат эләксәләр, җаваплылык катырак булыр иде.
Гаепләнүче суд чыгарган карар нигезендә, РФ административ кодексына ярашлы рәвештә, 1 ел 7 ай срокка машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. Шулай ук ул 30 мең сум штраф та түләргә тиеш булачак.
Яшел Үзән районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев