Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүләк хуҗасын тапты

Васильевода яшәүче Арина Карина чиксез талантларның lV Республика фестивалендә җиңүче булды.

Бүләкне аңа Васильево ветераннар советы рәисе Татьяна Матеркова һәм кызның Яшел Үзәндә "ЮЛА" балалар әдәби берләшмәсендә сәнгать сүзе белән шөгыльләнүче остазы Алёна Жилкина тапшырды.

Чиксез талантлар фестивален оештыручылар исеменнән алар Аринага күптән көтелгән бүләкне тапшырды: Фестиваль кубогы һәм истәлекле сувенир, ә бистәнең ветераннар советы җиңүчегә татлы тәмнүшкәләр тапшырды.

Фестиваль быел, 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге мөмкинлекләре чикле кешеләрнең иҗади үсеше өчен шартлар тудыру максатыннан дүртенче тапкыр узды.

Арина өчен катнашуының икенче елы уңышлы булды: узган ел читтән торып сайлап алу үтмәде, ә быел финалистка гына түгел, ә "Сәхнә - минем мәхәббәтем" номинациясендә җиңүче дә булды.

Фестивальдә катнашуга Арина педагог белән җентекләп әзерләнде: Арина үзе сайлаган шигырьне озак репетицияләделәр, музыка сайладылар һәм фронт шәфкать туташы образын тудырдылар, аннары профессиональ видеоязма ясадылар. Шулай ук профессиональ портфолио әзерләүгә дә зур игътибар бирелде. Болар барысы да, тулаем алганда, конкурсанткага жюри әгъзалары бәяләгәндә максималь баллар җыярга һәм сәхнә сәнгате номинациясендә җиңүчеләрнең дүртлегендә финалистлар арасына чыгарга мөмкинлек бирде.

Арина сүзләренә караганда, бу җиңүгә ул бик шат, ләкин ирешелгән уңышларда тукталып калырга җыенмый: ноябрьдә аны "Луч" мөмкинлекләречикле кешеләр өчен интеграль сәнгать фестивале, ә декабрьдә традицион "Мандарин Арт" Бөтенроссия фестиваль-конкурсы көтә. Чыгыш өчен яшь артистка яшь, ләкин инде билгеле Яшел Үзән авторының Илья Комягинның диңгез турында шигырен сайлады һәм педагог белән күрсәтмәгә яңа номер әзерли.

Ә без, үз чиратыбызда, Аринага иҗади уңышлар һәм яңа фестиваль биеклекләрен яулауны телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев