Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Табиб сулыш ешлыгы буенча Covid-19ны ачыклап булуы турында сөйләде

Элегрәк ис тою югалу коронавирус йоктыруның иң төп симптомы дип саналса да, яңа штаммнар барлыкка килү белән ул сирәгрәк ачыклана башлады. Хәзер үпкәләргә бәйле проблеманы сулышның ешлыгы буенча күзәтү җиңелрәк, дип раслый табиб иммунолог-аллерголог Владимир Болибок.

"Элек нинди дә булса билгеле бер симптомнар, әйтик, альфа штаммы вакытындагы, хәзер инде юк. Бер ел элек бу симптом ачык – ис сизү югалу иде, ә хәзер бу сирәгрәк очрый», - дип билгеләп үтте ул.

ПЦР тестын тапшырганчы, кеше үз сулышының ешлыгын күзәтә ала. Тын кысылу кебек симптом - Covid-19 вакытында иң куркынычы.

«Әгәр кеше авырлык кичерми һәм нервланмый икән, аның сулышының ешлыгы минутына 20дән артмаска тиеш. Әгәр кеше тыныч утыра, тик ешрак сулый икән, димәк, аның үпкәләре тәртиптә түгел», - дип билгеләп үтте Болибок.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев