Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иртәгә, 8 октябрьдә, Әлмәттә «Наше время – Безнең заман» IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең зона этаплары башлана

Фестиваль хәрәкәте республикада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза. Быел мәдәни вакыйга Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган.

Әлмәт һәм якын-тирә районнарның талантлы яшьләре ике көн дәвамында, 8 һәм 9 октябрьдә масштаблы проектның суперфиналына үтү мөмкинлеге өчен көрәшә алачак.

Исегезгә төшерәбез, проектта 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге (командалар составында — 45 яшькә кадәр) затлар катнаша. Слесарьлар, электриклар, табиблар һәм башка һөнәр вәкилләре «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше» һәм «Дан минуты» номинацияләрендә үз сәләтләрен күрсәтәчәк.

Зона этаплары шулай ук 15-16 октябрьдә Түбән Камада, 22-23 октябрьдә Казанда һәм 29-30 октябрьдә Яшел Үзәндә узачак.

«Быел без Татарстан предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләреннән 180нән артык гариза кабул иттек. Узган елның заявка кампаниясенә карата, фестиваль хәрәкәтендә катнашырга теләүчеләр саны артты», - дип билгеләп үтте проект җитәкчесе Айдар Гайнетдинов.

Быелгы фестивальдә беренче тапкыр Югары Ослан районының Крестьян (фермер) хуҗалыгы (Бакча-Сарай бис.), Татарстан Республикасы КФҮ ДБУ, «КазанЭкспресс Фулфилмент» ҖЧҖ, «Зеленодольск ПКБ» АҖ, «Россия Инновацион Ягулык-Энергетика компаниясе» ҖЧҖ һәм башкалар катнаша. Фестиваль өчен барлыгы 17 яңа исем.
Проектта шулай ук командалар һәм аерым башкаручылар А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводын АҖ, «Челтәр компаниясе» АҖ, «Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ , "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ, «Түбән Кама нефть химиясе» АҖ, «Татнефть» ГАҖ, «Татэнерго» АҖ, «КАМАЗ» ГАҖ, «Казан дәүләт казна дары заводы» ФКП һәм башкалар кебек эре оешмаларны тәкъдим итәчәк.

Айдар Гайнетдинов шулай ук, санитар - эпидемиология катлаулана башлауга бәйле рәвештә, зона этаплары тамашачылар булмаганда узачак, дип сөйләде. Жюри каршына сәхнәгә чыгу командалар һәм аерым башкаручылар бер-берсе белән очрашмаслык итеп оештырылачак.
Барлык катнашучылар да сәхнәгә температураларын үлчәгәннән һәм кулларны дезинфекцияләгәннән соң гына кертеләчәк. Мәйданчыкта чыгышлар санитар эшкәртүгә тукталачак.

"Чыгышларны күрергә теләүчеләр өчен онлайн-трансляция оештырылачак", - дип ассызыклады Гайнетдинов.

Зона этапларында үзләрен яхшы яктан күрсәткән командалар һәм катнашучылар 12-13 ноябрьдә фестивальнең суперфиналында иҗади көрәштә очрашачак. Ул Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында узачак.


Монда номинацияләр буенча «Предприятиене презентацияләү - визитка» категориясе өстәләчәк.
Җиңүчеләрнең исемнәре 15 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак Гала-концертта билгеле булачак.

Нәкъ менә биредә Гран-при иясе булган команда номинацияләнә һәм аңа ТР Президентының традицион күчмә кубогын, шулай ук 500 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырыла. «Безнең заман геройлары» махсус призына ия булган кеше 300 мең сум күләмендә акчалата премия алачак.

Оештыручылар сүзләренә караганда, Гала-концертта тамашачылар саны залдагы урыннарның 50 процентыннан артмаячак.

"Наше время — Безнең заман» Фестиваль хәрәкәте матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев