Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Данил Буранов: безнең концертларда америкалылар "Яшел Үзән!" дип кабатлый

Якташыбыз, җырчы Данил Буранов хәзер "Leonid & Friends" музыкаль коллективы белән АКШ шәһәрләре буенча гастрольләрдә. Аның катнашындагы әле турда 47 концерт планлаштырылган.

Музыкантлар чыгыш ясаган һәр залда тамашачылар «Яшел Үзән» дип кычкыра. Бу "фишка"ның ничек барлыкка килүе турында Даниил үзе сөйләде.

- Концертны алып баручыбыз, команданың яңа һәм иң яшь катнашучысы булганга мине танытырга карар кылды. Һәм менә ул шәһәрләрнең берсендә мине болай тәкъдим итте: «Бу - Россиянең кечкенә шәһәрчегеннән килгән егет, анда сезнең берегезнең дә, беркайчан да булганы юктыр һәм мөгаен, булмас та. Ул Яшел Үзән дип атала. Әйдәгез, аның туып – үскән шәһәре исемен бергә кабатлыйк», - диде. Тамашачылар да аны хуплады. Бу алымны без репертуарда калдырырга булдык. Хәзер без чыгыш ясаган Американың һәр шәһәрендә тамашачылар кече Ватаным турында беләчәк. Миңа бу бик тә ошый, - ди Данил Буранов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев