Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнар өчен күчемсез милекне рәсмиләштерү буенча кайнар линияләр узачак
Өлкәннәр декадасы кысаларында Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары ике көн дәвамында, 7 һәм 8 октябрьдә өлкән буын вәкилләре өчен күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерү буенча бушлай консультацияләр үткәрәчәк.
Гамәлдәге чикләү чаралары белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы буенча консультация чаралары «кайнар линия» форматында узачак.
«Кайнар линия»гә шалтыратып, гражданнар түбәндәгеләрне белә ала:
- күчемсез милекне ни өчен теркәргә кирәк;
- күчемсез милекне мошенниклар гамәлләреннән ничек якларга;
- дача яки гараж амнистиясеннән ничек файдаланырга;
- җир кишәрлегенең чикләре бозылган очракта нишләргә һ.б.
Казанда гражданнардан шалтыратулар 10:00 – 12:00 сәгатьтә 255 25 71 телефоны буенча кабул ителәчәк. Республиканың башка шәһәр һәм районнарында «кайнар линия» телефоннары Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «кайнар линияләр» бүлегендә урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев