5 август 2026 яңалыклары
-
«Сәламәтлек» спартакиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр
Яшел Үзән районында дәүләт һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләре арасында узган «Сәламәтлек» спартакиадасы һәм ГТО фестиваленә нәтиҗә ясалды.
-
Олы Ачасыр авылында «Көйне бел» дигән мәдәни чара узды
Бу очрашу – халык моңына мәхәббәт, аралашу шатлыгы һәм рухи ял мизгелләренә бай чын бәйрәм булды.
-
Татар Танае авылы мәдәният йортында «Үткәннәр белән танышу» исемле музей бүлмәсенә экскурсия узды
Музей – ул үткәннәр белән очрашу урыны. Биредә халкыбызның тарихын, көнкүрешен һәм мәдәни мирасын чагылдырган кадерле ядкәрләр саклана.
-
27 июль – 2 августта Яшел Үзән янгын сүндерү хезмәтенә 5 чакыру килгән
Шуларның 1се ялган булган. 1 янгын очрагы теркәлгән.
-
2026 елда Татарстанда 1,7 мең гектардан артык урман торгызылган
Татарстанда быел 1 727 гектар мәйданда урманнар яңадан барлыкка китерелгән.
-
Бакырчы авылында Карбыз көнен бәйрәм иттеләр
Дөньяда бәйрәмнәр бик күп, шуларның берсе – Бөтендөнья карбыз көне.
-
Буын сызлаганда әрем мае булыша
Рецепт.
-
«Өйдә аны әтиләре дип көтәләр, ә алгы сызыкта – Хәмит…»
Кайчак батырлык зур сүзләрдән башланмый. Ул кешенең үз-үзе белән тыныч кына сөйләшеп, бер генә дөрес карар кабул итүеннән башлана. Норлаттан гап-гади егетнең дә тормышы нәкъ шулай ике өлешкә бүленә – «контрактка кадәр» һәм «контракттан соң». Бүген аны хезмәттәшләре позывное белән генә атыйлар – Хәмит. Ә өйдә аны иң кадерле кешеләре – ике улы белән сөекле хатыны көтә.
-
Тәкъвалыкны ныгыту өчен дога
***
-
Татарстанда республиканың Мактау тактасы булдырылды
Анда төбәкнең иң яхшы хезмәткәрләре турында мәгълүматлар бастырылачак.
-
Татарстанда 70 мең тонна куәте булган яңа кәгазь фабрикасы төзи башлаячаклар
С.П. Титов исемендәге Яр Чаллы картон-кәгазь комбинатының яңа кәгазь фабрикасын Татарстанда 2027 елның көзендә төзи башлау планлаштырыла.
-
2026 елның икенче яртысында Татарстанда кемнәр пенсия рәсмиләштерә ала?
2026 елның икенче яртысында Татарстан халкының бер өлеше яшь буенча иминият пенсиясе рәсмиләштерү хокукына ия булачак.
-
Серле маринадтагы помидорлар
Югалтмас өчен үзегезгә алып саклагыз! Әлеге рецепт бик популяр.
-
Татарстанда гриппка каршы 2,4 млн вакцина ясау планлаштырыла
Татарстанда грипп һәм салкын тию сезонына әзерләнәләр.
-
Август аена сынамышлар
Халык телендә август йомгаклау ае булып саналган: игеннәр өлгерә, соңгы үләннәр чәчәк ата, кошлар тупламга җыела.