Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстанда 70 мең тонна куәте булган яңа кәгазь фабрикасы төзи башлаячаклар

С.П. Титов исемендәге Яр Чаллы картон-кәгазь комбинатының яңа кәгазь фабрикасын Татарстанда 2027 елның көзендә төзи башлау планлаштырыла.

Татарстанда С.П. Титов исемендәге Чаллы картон-кәгазь комбинатының яңа кәгазь фабрикасын төзүне 2027 елның көзендә башларга планлаштыралар. Предприятие өч- һәм дүрт йөз бәдрәф кәгазе өчен целлюлозадан нигез-кәгазь чыгарачак, дип хәбәр иттеләр ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы МАКС каналында.

Проектның бәясе 3 млрд сумнан артып китәчәк. 2027 елның беренче кварталында булачак предприятие территориясендә ремонт-төзелеш цехы бинасын сүтә башлаячаклар.

Фабриканың елына 35 мең тонна кәгазь куәте булган беренче чиратын 2029 елда эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Икенче чиратны төзегәннән соң, җитештерү күләме елына 70 мең тоннага җитәчәк. Комбинатның генераль директоры Андрей Фомичев проектны предприятие өчен масштаблы дип атады.

– Яңа кәгазь фабрикасында Россия базарында ихтыяҗ булган продукция чыгарылачак. Белгечләр бәяләвенчә, илебездә санитар-гигиена әйберләре җитештерү күләменең еллык үсеше 4% тан 10% ка кадәр тәшкил итә, – дип сөйләде ул.

Фабриканы эшләтеп җибәргәннән соң Татарстанда бәдрәф кәгазе җитештерү кластеры формалаштырылачак. Аңа республиканың шундый продукция чыгаручы барлык компанияләренең куәтләре керәчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев