Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Безнең геройлар

«Өйдә аны әтиләре дип көтәләр, ә алгы сызыкта – Хәмит…»

Кайчак батырлык зур сүзләрдән башланмый. Ул кешенең үз-үзе белән тыныч кына сөйләшеп, бер генә дөрес карар кабул итүеннән башлана. Норлаттан гап-гади егетнең дә тормышы нәкъ шулай ике өлешкә бүленә – «контрактка кадәр» һәм «контракттан соң». Бүген аны хезмәттәшләре позывное белән генә атыйлар – Хәмит. Ә өйдә аны иң кадерле кешеләре – ике улы белән сөекле хатыны көтә.

ТЫНЫЧ ТОРМЫШТА

Тыштан караганда, Хәмитнең тормышы меңләгән авыл егетенекеннән аерылып тормый кебек.

Норлат авылында туып-үсә. 2000 елда мәктәпне тәмамлый. Бер елдан армия сафларына алына, лаеклы хезмәт итеп кайта. Газүткәргечләр төзелешендә эретеп ябыштыручы булып эшли. Соңрак Казан дәүләт университетында укып, электрик белгечлеге буенча диплом ала. Бүген ул газ бүлү станциясендә оператор булып хезмәт куя.

2006 елда язмышын Гөлчәчәк белән бәйли. Ул вакытта кыз Яшел Үзәндә яши. Яшьләр шәһәрдә дә гомер итәләр. Әмма игезәк уллары Ринат белән Радмир дөньяга килгәч, икесе дә бер фикергә килә. Балалар туган авыл һавасын сулап, үз нигезендә үсәргә тиеш. Шулай итеп, гаилә кабат Норлатка кайта.

Илсөя Садыйкова фотосы

ВАТАННЫ САКЛАРГА

Махсус хәрби операция башланган көннәрдән үк гаилә башлыгының күңелендә тынычлык бетә. Ул яңалыкларны күзәтә. Дуслары белән хәбәрләшә. Аннары кара хәбәр килә. Бер дусты һәлак була. Озак та үтми икенчесе… Йөрәктәге әрнү белән үҗәтлек көннән-көн көчәя генә.

2024 елның февралендә ул инде контракт төзергә карар итә. Әмма гаиләсе каршы төшә. Хатыны күз яшьләре белән ялвара, якыннары туктатырга тырыша. Ир ул чакта чигенә. Ләкин бары вакытлыча гына. Күңеле инде күптән үз карарын кабул иткән була. Шул ук елның октябрендә ул, бу юлы инде беркем белән дә киңәшләшмичә, хәрби комиссариатка юл тота. 2024 елның 21 октябрендә Ватан алдындагы бурычын махсус хәрби операция зонасында үти башлый.

Илсөя Садыйкова фотосы

ИҢ ЗУР СЫНАУ СУГЫШТА, АВЫР КӨНКҮРЕШТӘ ТҮГЕЛ

– Иң кыены – балаларыңның үсүен күрми калу. Һәр көнне алар белән уздырмау, яннарында була алмау. Әмма бу – минем аңлы рәвештә кабул иткән карарым. Җиңүнең безнең якта булачагына ышанам. Хатыныма бик рәхмәтлемен. Башта аңа минем МХОга китүемне кабул итү җиңел булмады. Хәзер исә, ул минем иң зур терәгем, – ди Хәмит.

Бу сүзләрдә арттыру юк. Ләкин һәр әти кешенең йөрәк авазы бар.

Илсөя Садыйкова фотосы

АВЫЛДАШЛАР – БЕР ГАИЛӘ КЕБЕК 

Кыска вакытлы ялга кайткач, Хәмит иң элек үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыкты. – Норлат авылындагы Роза Ягудина җитәкләгән «Өмет» волонтёрлар төркеменә, Алексей Михайлов җитәкчелегендәге командага, шулай ук, Яшел Үзән районындагы барлык битараф булмаган кешеләргә зур рәхмәт әйтәсем килә. Сез җибәргән һәр посылка, һәр хат безгә туган як җылысын алып килә. Егетләр һәрвакыт авылдашларыннан хәбәр көтеп яши.

Ялга кайткан Хәмит белән Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев та күреште. Очрашуда гуманитар, хәрбиләргә шәхси ярдәм чаралары турында фикер алыштылар. Район башлыгы батыр якташыбызга «Яшел Үзән – хезмәт батырлыгы шәһәре» медален, район символикасы төшерелгән шеврон һәм иң кирәкле әйберләр тупланган хәрби «вещмешок» тапшырды.

Илсөя Садыйкова фотосы

ҮЛЕМ БЕЛӘН КҮЗГӘ-КҮЗ

Бүген кече сержант Хәмит Луганск Халык Республикасы территориясендә хезмәт итә. Ул полкның энергетигы.

Бәлки, кемгәдер бу вазифа тыныч булып тоелыр. Чынлыкта исә, ут булмаган җирдә элемтә дә юк, техника да эшләми, хәрби бүлекчәләр дә үз бурычын үтәүдә кыенлык кичерә. Димәк, энергетикның эше дә алгы сызыктагы кебек үк җаваплы. Хәмит үзе исә бу хакта артык сөйләргә яратмый. Тик бер вакыйганы гына хәтерендә аеруча саклый.

Илсөя Садыйкова фотосы

– Бер кичне безнең базага самолёт тибындагы пилотсыз очкыч һөҗүм итте. Күпләр йокларга әзерләнә иде инде. Кинәт көчле шартлау яңгырады. Мин ул көнне кизүдә идем, шуңа күрә өс-башым әзер, каскам да киелгән иде. Егетләр, кем ничек өлгерә, шулай тышка ташланды. Беренче һөҗүм буш складка туры килде. Без беләбез – беренче һәм икенче һөҗүм арасында вакыт бик аз була. Мин кире йөгереп кердем – документларны алдым, авыр техниканы читкә чыгарып өлгердем. Башкалар да шулай эшләде. Шуның аркасында нибары ике җиңел машинаны гына югалттык. Ә базаны саклап калып булмады. Хәзер төрле урыннарда хезмәт итәбез, урманда яшибез. Авыррак, әлбәттә. Әмма болар вакытлыча гына.

Ул боларны гадәти хезмәт көне турында сөйләгәндәй тыныч кына бәян итә. Ә чынлыкта, һәр җөмлә артында – үлем белән  күзгә-күз очрашу.

Хезмәттәшләре өчен ул – Хәмит. Командирлар өчен – ышанычлы белгеч. Авылдашлары өчен – батыр якташ. Ә Ринат белән Радмир өчен, ул иң элек – әти. Бүген ул алар янында. Ә ял тәмамлангач, янәдән хәрби формасын киеп, иптәшләре янына китәчәк. Чөнки Ватанны нәкъ менә шундый кешеләр саклый. Тыныч кына. Дан эзләмичә. Үз намусына тугры калып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев