Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#кирәклекиңәшләр

Август аена сынамышлар

Халык телендә август йомгаклау ае булып саналган: игеннәр өлгерә, соңгы үләннәр чәчәк ата, кошлар тупламга җыела.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

«Августта нәрсә җыйсаң, кышын шуның белән тук булырсың», – дигәннәр.

Моннан тыш, хайваннарның үзләрен тотышы, һава торышы, җилләрнең юнәлеше һәм хәтта пәрәвез ятуы буенча көз һәм кышның нинди булачагын алдан фаразларга тырышканнар: 

Августта яшенле яңгыр – озын һәм дымлы көзгә. Җәйнең соңгы ае яшьнәп-гөлдерәп торса, җылы һава озакка сузылмаячак, көз суык булачак. 

Чирәмдәге пәрәвез – аяз, коры көзгә. Август башында яки уртасында куакларда һәм үләннәрдә иртән нечкә пәрәвез күренсә, озын, җылы һәм җилсез әбиләр чуагын көткәннәр.

Кырмыскалар ояларын биек төзесә – кыш кырыс булачак. Кырмыска өемнәре никадәр биегрәк һәм тыгызрак булса, салкыннар да шулкадәр катырак көтелә. Бөҗәкләр кышны алдан белә, дигәннәр.

Яңгыр иртән үк башланса, тиздән бетәчәк. Аны: «Таң атканда чылатса, төшкә таба киптерә», дигәннәр.

Яңгырдан соң салават күпере – һава торышы яхшыруга.

Елга-күлләрдә су тиз суынса – кинәт салкынайта. Шамбы балыгының (налим) үзен тотышыннан фикер йөрткәннәр: әгәр ул җанлана икән, димәк, су суынган, җәй китә.

Август азагында төннәр салкын, ләкин кырау булмаса, көз озын һәм йомшак булачак. Ә менә 23 августтан соңгы кырау – иртә һәм озакка сузылган кыш турында хәбәр.

Каргалар кичен ояларында кычкырса – иртә салкынаюга. Тавышлары көчәя һәм кошлар тынычсызлана икән, бу һава торышының үзгәрүе турында сөйли.

Каен ай уртасында ук саргая башласа – көз вакытында килә. Әгәр август ахырына кадәр яшел булса – әбиләр чуагы җылы һәм озын булачак.

Иртән салкын чык төшү — җәй бетүгә. Бигрәк тә чык озак кипмәсә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев