Татарстанда гриппка каршы 2,4 млн вакцина ясау планлаштырыла
Татарстанда грипп һәм салкын тию сезонына әзерләнәләр.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Вакциналарның беренче партияләре республикага август ахыры – сентябрь башында киләчәк. Барлыгы 2,4 миллион кешене – халыкның 60 процентын вакцинацияләү планлаштырыла. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Әлмир Абашев хәбәр итте.
Вакциналарның составы яңартылган – хәзер ул 2026–2027 еллар сезонына туры килә.
Бушлай вакцинацияне кемнәр уза ала
- балалар
- йөкле хатын-кызлар,
- 60 яшьтән өлкәннәр
- призывниклар
- хроник авырулары булганнар
- табиблар
- укытучылар.
Прививка ясату өчен яшәү, уку яки эш урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Эш бирүчеләргә хезмәткәрләренә компания исәбеннән прививка ясатырга киңәш ителә. Минздрав медицина бригадаларын предприятиеләргә җибәрергә әзер. Яисә хезмәткәрләр үзләре поликлиникада прививка ясата ала.
Министр сүзләренә караганда, вакцинациягә чакырулар якынча бер айдан башлап җибәреләчәк. Иң яхшысы – ноябрьгә кадәр прививка ясатып өлгерү.
Хәзер Минздрав табибларны әзерләү, тестлар һәм дарулар сатып алу белән дә шөгыльләнә.
КП Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев