4 сентябрь 2025 яңалыклары
-
Документлар алу көннән-көн җиңеләя
Яңа туган сабыйга СНИЛС автомат рәвештә билгеләнә.
-
Гүзәллек тудыручыларга рәхмәттән башка сүз юк!
Улым шәһәребезнең 10нчы «Йолдызлык» балалар бакчасына йөри. Яратып, чөнки тәрбиячеләребез бик әйбәтләр. Аннан, бакча территориясе дә исең китәрлек матур.
-
Нишләп исән калдым соң мин?
Венера аңына килгәндә, палатада ап-ак тынлык хөкем сөрә иде. Башы әйләнә, бөтен гәүдәсе ут аша узгандай сызлый. Ул авызындагы көпшә аркасында сөйләшә дә, сорау да бирә алмады. Янындагы шәфкать туташы аның күзләренең ачылганын күреп, тиз генә табибны чакырды...
-
Мулла Илендә Бесландагы фаҗигале вакыйгаларга багышланган чара узды
3 сентябрь көнне Мулла Иле мәдәният йорты хезмәткәрләре Бесландагы фаҗигале вакыйгаларга багышланган Бөтенроссия акциясенә кушылды.
-
Мәүлид сүзе нәрсәне аңлата?
Быелгы рабигыль-әүвәл ае аеруча истәлекле. 4 сентябрьдә һиҗри буенча Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тууына 1500 ел була. Әлеге уңайдан «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев безгә мәүлид аеның фазыйләте турында сөйләде.
-
Олыгайган ата-ананы карауның савабы зур
Җәбир исемле сәхәбә сөйләвенчә: «Бервакыт, Аллаһының илчесе сүз әйтер өчен минбәргә менә. Беренче баскычка менгәч: «ӘМИН», – дип әйтә. Икенчесенә баскач: «ӘМИН», – дип әйтә. Өченчесенә баскач та: «ӘМИН»,- ди. Шулвакыт, кешеләр: «Өч мәртәбә: «ӘМИН» дип әйттең. Ни сәбпле?» – дип сорыйлар.
-
Бакырчы «Тормыш тамчысы» акциясенә кушылды
3нче сентябрь – террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне.
-
Баклажаннан аджика
Аджика бик тәмле кабымлык һәм гадәттә аны помидордан ясыйлар. Ә без тәкъдим иткәне баклажаннан, тел йотарлык һәм оригиналь.
-
5 ел яхшылык һәм кайгырту. «Идел» юбилеен билгеләде
Нәкъ биш ел элек, сентябрьдә, Яшел Үзәндә инвалидлар өчен «Идел» социаль тернәкләндерү республика үзәге үз ишекләрен ачты.
-
«Паратск» студиясе редакциябез турында сюжет төшерде
30 яшь – саллы гомер өзеге. Газета өчен бу паспорт алу яше сыман - ул кечкенә бала да түгел инде, әмма шундый ук көчле һәм бераз шук та. Өч дистә ел «Яшел Үзән» хакимият һәм халык арасында «телефон» булып хезмәт итә – бары тик гудоклар һәм автомат рәвештә җаваплар гына юк.
-
Акъегет авылында Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнен билгеләделәр
3 сентябрь — Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Бу көнне без бер гаепсезгә гомерләре өзелгән террор актлары корбаннарын искә алабыз.
-
92 һәм 102 яшьлек ике кодагый бер түбә астында гомер кичерә
Миңлеәсма Миңлеҗанова бер гасырдан артык гомер кичерә. Кайчагында үзенең болай озак яшәвенә гаҗәпләнеп тә куя ул. Нәселләрендә моның кадәр озын гомерлеләр булмаган чөнки.
-
2025 елда балалар пособиеләрен исәпләү кагыйдәләре үзгәрде
17 яшькә кадәрге балаларга, шулай ук социаль ярдәмгә мохтаҗ йөкле хатын-кызларга айлык пособиене исәпләгәндә, алимент түләүләре исәпкә алына. Әлеге кагыйдәләр «аерылган» статуслы ата-аналар өчен актуаль.
-
Авырлыклар гаиләне чыныктыра гына
Колхоз-совхозларның юкка чыгып таркалуы күпләрне билгесезлектә, юл чатында калдырды. Туган авылыңда гөрләп торган совхоз бетерелгәч, иртәгәсе көнгә ышаныч та юкка чыга. Кая барырга, алга таба ничек җан асрарга, дигән сорау күп гаиләләрнең ишеген шакый. Хәтта кайберәүләр, кечкенә балаларын калдырып, читкә китәргә мәҗбүр була. Бәхет эзләп түгел, ә кешечә яшәү теләге шундый адымга этәрә аларны. Резидә һәм Фидәрис Шиһаповлар да биш еллап шәһәр белән авыл арасын таптый...
-
4 сентябрьгә һава торышы
Бүген республикабызда аязучан болытлы һава торышы булачак.