Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Мәүлид сүзе нәрсәне аңлата?

Быелгы рабигыль-әүвәл ае аеруча истәлекле. 4 сентябрьдә һиҗри буенча Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тууына 1500 ел була. Әлеге уңайдан «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев безгә мәүлид аеның фазыйләте турында сөйләде.

– Хәзрәт, рабигыль-әүвәл аен икенче төрле мәүлид ае диләр. Мәүлид сүзе ул нәрсәне аңлата?

– Гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә, мәүлид “туган урын” яки “туган вакыт” дигәнне аңлата. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм шушы айда туганлыктан, бу ай халык телендә мәүлид ае дип атап йөртелә. Һәм бу ай безнең өчен бигрәк тә кадерле. Билгеле шәхесләрнең туган көннәрен билгеләп үтү гадәте бар бездә, аларны хөрмәтлибез, аларга охшарга тырышабыз.

Шулай булгач, нишләп әле Аллаһы Тәгалә тарафыннан бөтен галәмгә рәхмәт буларак җибәрелгән Аллаһ Илчесенең туган көнен билгеләп үтмәскә? Бу аның тормышы турында сөйләү, искә төшерү, Коръән уку, дога кылу, вәгазьләнер өчен бер зур сәбәп тә.

– Ни өчен Пәйгамбәребезгә салават әйтү кирәк?

– “Әл-Әхзәб” сүрәсенең 56 нчы аятендә Аллаһы Тәгалә: “Дөреслектә, Аллаһ та, Аның фәрештәләре дә Пәйгамбәргә күп салаватлар әйтә. Әй сез, иман китергән бәндәләр, Аңа ихласлык белән, бирелеп салаватлар әйтегез”, – ди.

Салават әйтү – Аллаһның безгә әмере. Пәйгамбәребез үзенең хәдисендә: «Миңа бер салават әйтүче кешегә Аллаһ ун салават әйтер, ун гөнаһын ярлыкар һәм ун дәрәҗәгә күтәрер», – дигән.

– Пәйгамбәребезгә карата булган әдәпләр турында да искә төшерсәгез иде.

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бу дөньяга бөтен кешелек өчен үрнәк кеше итеп җибәрелә һәм без дә аның турында яхшырак белеп, аңа охшарга тырышырга тиешбез. Билгеле булганча, Аллаһ Расүле 63 яшендә вафат була, һәм шул яшькә җитеп, аны узып киткән мөселманнар чикне уздым дип кенә әйткәннәр, беркайчан да Пәйгамбәр яшен уздым димәгәннәр, чөнки бу әдәпсезлек саналган.

Пәйгамбәребезнең исемен атагач, «салләллаһу галәйһи вә сәлләм дип өстәп әйтү хәерле. Бу: «Аңа Аллаһы Тәгаләдән салават-сәламнәр булсын», – дигәнне аңлата.

Шулай ук Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең туган көне – атна саен һәр дүшәмбе көнендә ураза тоткан һәм ул моны “мин дүшәмбе көнне туганмын” дип аңлаткан. Без дә аның сөннәтенә ияреп, дүшәмбе көнне ураза тотсак яхшы булыр.

– Мәүлид кичәсен ничек итеп уздыру хәерле?

– Бу кичәдә аерым бер ниндидер гыйбадәт кылынмаган. Әмма җыелып салаватлар, мөнәҗәтләр әйтү, Коръән уку күркәм гамәлләр санала.

“Шура” журналы: “Татар балалары Раштуа бәйрәмнәрендә катнаша”, – дип язып чыккач, мәшһүр дин галиме Ризаэддин Фәхретдин: “Мәүлид аенда татар-мөселман балаларын җыеп, аларга Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормышы, шәхесе турында сөйләгез, бу тәрбия булыр”, – ди. Аныңча, балалар өчен уеннар, викторина, бәйгаләр оештырып, бүләкләр бирү ислам диненә, Аллаһның Расүленә мәхәббәтләрен арттыра.

Дилбәр Гарифуллина, Догалы йорт

Чулпан Гыйсмәтуллина фотосы, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев