Баклажаннан аджика
Аджика бик тәмле кабымлык һәм гадәттә аны помидордан ясыйлар. Ә без тәкъдим иткәне баклажаннан, тел йотарлык һәм оригиналь.
Кирәк:
- баклажан – 3 кг
- кызыл татлы борыч – 1 кг
- сарымсак – 0,5 кг
- әче борыч – 4-5 данә
Баклажанны тозлы суда 5-8 минут пешереп алырга һәм суынганнан соң чистартып иттарткыч аша чыгарырга.
Маринад:
- 9% аш серкәсе – 10 аш кашыгы
- сыек май – 0,5 л
- тоз – 1-2 аш кашыгы
- шикәр комы – теләк буенча.
Маринадны кайнатып чыгарырга һәм яшелчәләрне шунда салып болгатырга. Вак итеп туралган укроп, петрушка өстәргә. Барысын да кушып яхшылап бутаганнан соң банкаларга тутырып капкачларга.
Тәмле булсын!
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев