13 сентябрь көнне Кеше Шырдан авылының спорт мәйданчыгында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган авылдашларыбыз — Руслан Төхфәтуллин һәм Булат Султаевның якты истәлегенә багышланган волейбол турниры узды.
Ярышта егетләрнең сыйныфташлары, дуслары һәм авылдашлары катнашты. Бу көнне иң мөһиме җиңү түгел, ә авылдашларыбызны искә алу, аларның якты истәлеген хөрмәтләү һәм бердәмлекне саклау булды. Шуңа күрә уенда җиңелүчеләр булмады.
Авыл депутатлары хөрмәт һәм рәхмәт йөзеннән Русланның әнисенә һәм Булатның тормыш иптәшенә чәчәкләр тапшырды. Ә турнирда катнашкан барлык уенчылар медальләр белән бүләкләнде.
Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында узган әлеге хәтер чарасы Ватаныбызны саклап һәлак булган егетләребезнең батырлыкларын искә төшерүче, алар турындагы якты истәлекне киләчәк буыннарга җиткерүче әһәмиятле вакыйга булды.
Руслан һәм Булатның батырлыгы, якты истәлеге күңелләребездә мәңге саклансын!
Бу хакта Кече Шырдан мәдәният йорты җитәкчесе Рамил Шакиров хәбәр итә
Нет комментариев