Алма канны начар холестериннан чистарта
#кирәклекиңәшләр

Алма канны начар холестериннан чистарта

Файдалы киңәшләр.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

  1. Тыныч йоклау өчен берәр телем кәбестә аша яки җылы сөт эч.
  2. Бавырга ярдәм итү өчен миләш төнәтмәсе эч, ә йөрәккә булышыйм дисәң – бөтнекле балан төнәтмәсе кабул ит.
  3. Ризыкланганнан соң берәр кисәк сыр чәйнәп җибәр, тешләрең ныграк булыр.
  4. Алма канны начар холестериннан чистарта. Аны ешрак ашарга тырыш.
  5. Бөерләр белән проблемалар булганда карбыз аша, ә буыннар өчен – нарат җиләге кулай.
  6. Андыз (девясил) көч бирә, ә сәламәтлекне сарымсак һәм горчица ныгыта.
  7. Күбрәк яшелчә аша һәм табигый соклар эч – авыруларсыз озаграк яшәрсең.  

Нет комментариев