Укучы фикере.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"
Бер көнне төшке ашта шәһәр базарын әйләнеп чыгарга булдым әле. Монда кермәгәнгә берничә ел бардыр дисәм, арттырмам. Әй, кызлар, бу бинаның гөрләп торган чаклары бар иде бит, ә?! Балалар үскәндә ял саен шунда килә идек. Үзенә күрә бер җылы мохит иде биредә. Кием-салымын да алдык, аяк киемен дә. Хәтта кечкенә генә кафесында сыйланырга да җай таба идек. Бүген, ә бүген монда тынлык... Өске катында Азия якларыннан кайткан кешеләр сату итсә, аста берничә бүлектә безнекеләр сәүдә итә. Тик алучы юк диярлек. Бәлки ял көннәрендә кеше була торгандыр, әйтмим.
Мин дә кызгандым әле үзләрен, аягыма ак кроссовки булса да алып кидем. Элеккеге кебек гөрләсен иде базар, урамыннан балаларга уенчыклар аласы иде... Юк шул, заманасы үзгәрде, балалар үсте, аралашу кимеде. Хәзер кирәк-яракны диванда яткан килеш кенә онлайн заказ бирүне хуп күрәбез. Минем кебек үткәнгә, яшьлеккә кайтасыгыз килсә, бер әйләнегез әле шул кием-салым базарын. Җылы хатирәләргә чуммый калмассыз дип ышанам.
Нет комментариев