Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге быел да балалы гаиләләргә берничә мөһим түләү һәм социаль хезмәт тәкъдим итә.
Рәзилә Хәйретдинова фотолары
Алар арасында – айлык пособиеләр, ана капиталын укуга юнәлтү мөмкинлеге, шулай ук 2026 елдан яңа гамәлгә кергән еллык гаилә түләве.
Иң кирәклесе – бердәм пособие
Аңа гаиләнең җан башына уртача кереме төбәк яшәү минимумыннан артмаган һәм хисап чорында һәр хезмәткә сәләтле әгъзаның кереме 8 МРОТтан ким булмаган гаиләләр хокуклы. Түләү күләме гаилә торышына карап яшәү минимумының 50%, 75%ын яки 100%ын тәшкил итә.
Ана капиталы – мәгариф өчен зур мөмкинлек
Акчаны балалар бакчасы, мәктәп, югары уку йорты, шулай ук түгәрәкләр, спорт секцияләре, чит телләр курслары, хәтта автомәктәп өчен түләүгә кулланырга ярый. Бердәнбер шарт: сайланган оешманың гамәлдәге лицензиясе булу.
Яңалык – еллык гаилә түләве
2026 елдан ике яки күбрәк бала тәрбияләүче, җан башына кереме узган елгы төбәк яшәү минимумыннан 1,5 тапкырдан артмаган гаиләләргә билгеләнә. Сумма – түләнгән НДФЛ белән 6% ставкасы буенча исәпләнгән сумма арасындагы аерма. Гаризаны 1 октябрьгә кадәр тапшырырга кирәк.
Социаль фондның ТР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин: «Балалы гаиләләргә ярдәм итү – безнең төп юнәлеш. Ата-аналарның үз хокукларын белүе һәм вакытында файдалана алуы бик мөһим. Без хезмәтләрне мөмкин кадәр гади һәм уңайлы итәргә тырышабыз. Укучыларга яңа белемнәр, ә ата-аналарга сабырлык телим», – диде.
Күпчелек түләүләрне Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә рәсмиләштереп була. Тулырак мәгълүмат СФРның рәсми сайтында, шулай ук социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда бар.
Өстәмә сораулар буенча 8 800 100 0001 номерына тәүлек әйләнәсе, бушлай шалтыратып, консультация алыгыз.
Яңа уку елында балаларыгызга ярдәм итү мөмкинлекләрен кулдан ычкындырмагыз!
Нет комментариев