Кадрда — Ленин урамындагы 60 һәм 62нче йортларның ишегаллары.
Биредә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырылучы «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында эшләр тәмамланды.
Ишегалдында:
- тротуарлар һәм парковка урыннары төзекләндерелде;
- балалар мәйданчыгы урнаштырылды;
- баганалардагы урам яктырткычлары яңартылды;
- эскәмияләр куелды.
2026 елда Яшел Үзән районында 64 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк: 39ы — шәһәрдә, 25е — район торак пунктларында.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Нет комментариев