Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

Гүзәллек тудыручыларга рәхмәттән башка сүз юк!

Улым шәһәребезнең 10нчы «Йолдызлык» балалар бакчасына йөри. Яратып, чөнки тәрбиячеләребез бик әйбәтләр. Аннан, бакча территориясе дә исең китәрлек матур.

Килгән саен чәчәкләргә хозурланам. Әллә каян ямь биреп, кәефне күтәреп утыралар. Тәрбиячеләр белән әти-әниләр утырткан идек, ә хәзер олы яшьтәге бер абый карап тора, үләннәрне вакытында чаба. Шуңа да һәрвакыт тәртип, ә чәчәкләрнең нинди генә төрләре юк. Инде көзгә кереп барабыз, ә алар һаман күзне иркәли. Гүзәллек тудыручыларга рәхмәттән башка сүз юк. Улымның шундый шәп бакчага йөрүенә шатланып бетә алмыйм.

Рәзилә Хәйретдинова фотосы, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев