Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бакырчы «Тормыш тамчысы» акциясенә кушылды

3нче сентябрь – террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне.

– Гадәттәгечә ел саен «Тормыш тамчысы» акциясен үткәрәбез һәм сезне дә шушы акциягә кушылырга чакырабыз.
Ул ничек уза? Акциядә катнашучылар суны учларына җыялар һәм үсемлекләргә су сибәләр.

Су – тормыш символы. Акция 2004 елның сентябрь аеның беренче көннәрендә Бесланда булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган. Ул вакытта, 1нче мәктәптәге террорчылык акты вакытында, берничә йөз кеше һәлак булган. Тоткынлыкта булган өч көн буена тоткыннар бер тамчы да су эчә алмаганнар…

Бергәләп корбаннарны искә алу һәм террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлегебезне белдерү өчен «Тормыш тамчысы» акциясенә без дә кушылдык. Тормыш бирүче су якты киләчәккә өмет һәм ышаныч символы булсын! 
Илләребез тыныч булып, көннәребез шатлык-куанычта гына үтсен иде, – дип сөйли Бакырчы клубы мөдире Миләүшә Сәлахиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев