Авырлыклар гаиләне чыныктыра гына
Җитеш, мул тормышта яшим дисәң, ялкаулыгыңны җиңеп, эшләргә дә, эшләргә кирәк.
Язмам башындагы бу сүзләр ничек кенә гади яңгырамасын, дөресе шул. Тир түкми берәү дә сиңа «мә» дип китереп бирми. Шулай бит? Районыбыз авылларында еш йөрибез, карагуҗалылар тырышлыклары, үҗәтлекләре белән аерылып тора дисәм, ялган булмас.
Колхоз-совхозларның юкка чыгып таркалуы күпләрне билгесезлектә, юл чатында калдырды. Туган авылыңда гөрләп торган совхоз бетерелгәч, иртәгәсе көнгә ышаныч та юкка чыга. Кая барырга, алга таба ничек җан асрарга, дигән сорау күп гаиләләрнең ишеген шакый. Хәтта кайберәүләр, кечкенә балаларын калдырып, читкә китәргә мәҗбүр була. Бәхет эзләп түгел, ә кешечә яшәү теләге шундый адымга этәрә аларны. Резидә һәм Фидәрис Шиһаповлар да биш еллап шәһәр белән авыл арасын таптый.
Резидә апа тумышы белән Күлбаш авылыннан. Клубка күрше авылдан килгән егетләр арасында Фидәрис абый да була. 9-10нчы сыйныфка Карагуҗага йөреп укыгач, аралар тагын да якыная, мәхәббәт ялкыны нәкъ менә шул елларда дөрли башлый да инде.
– Өч ел очрашып йөргәннән соң, 19 яшемдә кияүгә чыктым. Соңга калырмын дип уйлаганмындыр инде (көлә). Дөресен генә әйткәндә, вәгъдәсе җиткәндер. Хәер, гомеремдә дә үкенгәнем булмады. 35 елга якын гомер итәбез һәм үткәнгә борылып карасам, һәр көнем өчен язмышыма рәхмәтлемен. Ике бала тәрбияләп үстердек. Улыбыз Фәнил йорт салып чыкты, Гөлчәчәк белән матур гаилә кордылар. Кызым Рүзилә исә күрше Биектау районының Мәмдәл авылында гомер кичерә. Шулай ук, ире Ришат белән йорт җиткезеп, менә дигән итеп яшиләр. Балаларыбызның авыл җирлегендә төпләнеп калуларына сөенәбез генә. Байлыгыбыз – дүрт оныгыбызны сөябез. Менә шушы бәхет түгелме? – дип сүзен башлады Резидә апа.
Резидә апа яшьтән фермада бозаулар карый, ире электрик була. Тик көтмәгәндә эшсез калгач, чарасызлыктан, Казанга юл тоталар.
– Биш ел балаларны каенана белән каената тәрбиясендә калдырып, шәһәрдә эшләдек. Мин һөнәрем буенча кафеда, аннан югары уку йорты ашханәсендә – пешекче, ирем КамАЗ йөртте. Фатир яллап тордык. Балалардан читтә яшәү җиңел булды димәс идем. Каената белән каенанага рәхмәтлебез, авыр туфраклары җиңел булсын. Алар булмаса, без өйдән чыгып китә алыр идекме? Балаларның яшүсмер вакыты җиткәч, авылга кайтырга кирәк, дигән ныклы карарга килдек. Әти-әни тәрбиясенең мөһимлеген аңлап эш иттек. Аннан, калада төпләнеп калу теләге булмады, күңел һич тартмады, – ди Резидә апа.
Ял саен шәһәр белән авыл арасында йөрүләр инде күптән артта. Балалар урнашкан, рәхәтләнеп үзең өчен яшә дә, яшә бит инде. Юк, Шиһаповлар эшсез утыруны күз алдына да китерми. Мал-туар асрыйлар, ел әйләнәсе каз-үрдәк, бройлерларүстерәләр.
– Быел җәй 130лап үрдәк үстергәндер, бройлерларның чуты юк. Үз клиентларыбыз бар, Казанга да илтәбез, урнаштыру буенча кыенлыклар юк. Ә инде көзен, атна саен диярлек туган-тумача белән җыелып, бик күңелле итеп өмәләр ясыйбыз. Туганнарыбыз ишле, һәр хуҗалыкта кош-корт. Сәламәтлек булганда эшсез тормыйбыз, балаларга ярдәм итәбез, – ди әңгәмәдәшем.
Хуҗалыкларында кылны кырыкка ярыр чак булса да, авылда кош фермасы җитәкчесе Нәгыйм абый Җамалиев тәкъдим иткән хезмәттән дә баш тартмыйлар. Вакытлыча кошчылык фермасына баруны «сезонлы эш» дип атыйлар. Без килгән көнне дә, 22 октябрьдә, Карагуҗада каз өмәсе гөрли иде.
«Нәгыйм абый ел саен шулай безне дәшә. Өстәмә акча эшләү мөмкинлеген кулдан ычкындырмыйбыз. Барлыгы 3500ләп каз, көненә 80-90лап кош эшкәртәбез. Сезон дигәннәре шул бер айга сузыла инде. Эш атнасы – 6 көн. Хезмәт хакын әйбәт түли, рәхмәт яусын. Теләге булганнарга эш бар ул, яшьләр генә килми. Ә без риза, арабызда 65 яшьлек апалар да бар. Хезмәт белән тәрбияләнгән буын бит без!» – дип сөйли бер төркем уңган ханымнар.
Аларның эш күләмен күреп, үзебез дә сүзсез калдык. Арыганлыкларын сиздермиләр, шаярталар, көлешәләр – вәт булдыралар! Һәммәсен дә яшьләргә үрнәк итеп куярлык!
Менә шулай, ару-талуны белми, уфтанмый, һәр туар көнгә рәхмәтле булып, Аллаһка шөкер кылып яши Шиһаповлар. Авырлыклар күркәм гаиләләрен чыныктырган гына.
Әле озак еллар тигезлектә, балалар, оныклар рәхәтен күреп, бер-берегезгә терәк һәм кирәк булып яшәргә язсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев