Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

2025 елда балалар пособиеләрен исәпләү кагыйдәләре үзгәрде

17 яшькә кадәрге балаларга, шулай ук социаль ярдәмгә мохтаҗ йөкле хатын-кызларга айлык пособиене исәпләгәндә, алимент түләүләре исәпкә алына. Әлеге кагыйдәләр «аерылган» статуслы ата-аналар өчен актуаль.

Суд карары буенча алына торган алимент, тиешле документ бирелгән очракта, мөрәҗәгать итүче тарафыннан гаризада күрсәтелгән күләмдә исәпләнә.

Алимент түләтү турында башкару производствосы булганда, ул Федераль суд приставлары хезмәте тарафыннан билгеләнгән күләмдә исәпкә алына.

Нотариаль расланган килешү нигезендә түләнә торган алимент документта күрсәтелгән күләмдә исәпләнә.

Айлык алимент түләү күләме хезмәткә түләүнең билгеләнгән минималь күләменнән (МРОТ) түбәнрәк булган очраклар искәрмә булып тора, әйтик:

1/4 МРОТ (5 610 сум) – бер балага;
1/3 МРОТ (7 480 сум) – ике балага;
1/2 МРОТ (11 220 сум) – өч һәм аннан да күбрәк балага.

Әгәр алимент суд аша яисә нотариаль килешү нигезендә, ягъни алимент алучы белән түләүче арасында ирекле тәртиптә рәсмиләштерелмәгән булса, аның күләме мөрәҗәгать итүченең пособиегә язылган гаризасында күрсәтелә, әмма ул хезмәткә түләүнең билгеләнгән минималь күләменнән кимрәк булмаска тиеш.

Мөрәҗәгать итүче балага карата бердәнбер ата-ана булган очракта, аңа алимент билгеләүне сорап язган гаризада әлеге фактны күрсәтергә кирәк.

Алиментны исәпкә алуны төгәлләштерү пособиеләрне исәпләү процессын ачыграк һәм үтәкүренмәле итәргә мөмкинлек бирә. Гаиләләр түләүләрне билгеләгәндә нәрсәләр исәпкә алыначагын алдан ук бәяли ала, – дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Сораулар калса, 8 800 100 0001 телефон номеры буенча (тәүлек әйләнәсе – 24/7, шалтырату бушлай) бердәм контакт-үзәккә шалтыратырга була.

Барлык мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм-канал рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.

Рәзилә Хәйретдинова фотосы, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев