Акъегет авылында Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнен билгеләделәр
3 сентябрь — Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Бу көнне без бер гаепсезгә гомерләре өзелгән террор актлары корбаннарын искә алабыз.
Терроризм — бүгенге көндә иң дәһшәтле, канкойгыч социаль күренеш. Аның төп максаты — физик көч кулланып халыкны куркыту, төрле дин тотучылар һәм төрле милләт вәкилләре арасында үзара ышанычны какшату яки бөтенләй бетерү, дәүләт институтларына психологик басым ясарга омтылу, явыз максатларны тормышка ашыру өчен кешеләрне җәлеп итәргә тырышу.
Татарстанда күп гасырлар дәвамында йөздән артык милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Үзара аңлашу, төрле халыкларның бер-берсенең гореф-гадәтләренә, мәдәни һәм рухи кыйммәтләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт — республикабызда тынычлыкның һәм иминлекнең төп нигезе.
Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә булган трагик вакыйгалар белән бәйле. Ул авыр көннәрне бүген дә тыныч кына искә төшерү авыр. 2004 елның 1 сентябре…
Террористлар Беслан шәһәренең 1нче мәктәбен тоткынлыкка ала. Меңнән артык кеше кораллы бандитлар тарафыннан ирекләре чикләнеп, тоткынлыкка алына, күп өлеше — мәктәп укучылары.
Рәсми мәгълүматлар буенча, аларны коткару буенча махсус операция барышында 331 кеше һәлак булды, бик күбесе яраланды. Ике көн ярым эчендә террорчылар коточкыч кансызлык күрсәтү шартларында кешеләрне (нигездә, балалар, аларның ата-аналары һәм мәктәп хезмәткәрләрен) тоткарлый, хәтта аларның минималь табигый ихтыяҗларын канәгатьләндерүдән дә баш тарта. Өченче көнне 13 сәгать 5 минут тирәсендә мәктәпнең спорт залында шартлаулар яңгырый, соңрак янгын чыга. Нәтиҗәдә бина өлешчә җимерелә.
Рәшидә Борһанова
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев