5 ел яхшылык һәм кайгырту. «Идел» юбилеен билгеләде
Нәкъ биш ел элек, сентябрьдә, Яшел Үзәндә инвалидлар өчен «Идел» социаль тернәкләндерү республика үзәге үз ишекләрен ачты.
Бу вакыт эчендә биредә 18 яшьтән 50 яшькә кадәрге сәламәтлеге белән проблемалар аркасында авыр тормыш хәлендә калган 400гә якын яшь һәм актив кеше тернәкләнде.
Үзәк инсульт, травма һәм башка җитди авырулар нәтиҗәләре белән очрашкан кешеләр өчен чын өмет йортына әверелде. Монда аларны дәвалап кына калмыйлар, яңадан яшәргә өйрәтәләр: мөстәкыйль рәвештә ашарга пешерергә, үз-үзләрен кайгыртырга, эшләргә һәм хәтта биергә.
Һәркем өчен бәйрәм
Үзенең бишенче туган көнендә «Идел» тәрбияләнүчеләре өчен үзенчәлекле сюрприз әзерләде. Үзәк җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре биредә чын бәйрәм оештырды: кунакларны шатландыручы ак аюны (аниматор) чакырды, зур торт пешерде һәм дискотека оештырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев