Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Безнең геройлар

«Зур горурлык бу»: 75 МХО ветераны һәм Россия Герое Яшел Үзәндә булды

Яшел Үзән районында «Тур для СВОих» акциясе узды.

Шәһәр илнең 7 төбәгеннән махсус хәрби операциядә катнашкан 75 ветеранны каршы алды. Делегациягә Россия Герое Алексей Чагин да керде.

«Россия Героеның безгә килүе – зур горурлык. Җиңүгә 80 ел тулган, Яшел Үзәнгә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелгән елда илнең төрле почмакларыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларны каршы алу – безнең өчен аеруча зур дәрәҗә», – дип басым ясап әйтте район хакимияте башлыгы Михаил Афанасьев.

Очрашуга кадетлар һәм юнармиячеләр дә килде. «Бүген һәлак булучыларны искә алырга һәм тыныч күк йөзен саклаучыларны котларга телибез», – дип сөйләп үтте «Татар-информ» хәбәрчесенә 11нче урта мәктәпнең юнармия отряды әгъзасы Арина Нефедова.

Россия Геройлары Мәңгелек утка чәчәкләр салды. Шуннан соң Михаил Афанасьев чарада катнашучыларны һәммәсенә истәлек билгеләре – Яшел Үзән Гербы сурәтләнгән шевроннар тапшырды.

Делегация районның күренекле урыннарында – Раифа монастыренда, Җиңү паркы һәм Горький исемендәге заводта булды.

Фото Михаил Афанасьевның ТГ сәхифәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев