Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Безнең геройлар

Ватаныбыз – бер, егетләребез – батыр!

Дүшәмбе иртәсе Яшел Үзән хәрби комиссариатыннан яңа түләүләр буенча контракт төзегән 5 кешене махсус хәрби операциягә озатудан башланып китте.

Аларның берсе генә Яшел Үзәннән булып, калганнары төрле төбәкләрдән килүчеләр. Чөнки август башында Татарстан Республикасы Рәисенең РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләргә бер тапкыр түләүне арттыру буенча Карары чыкты. Хәзер ул 3 млн сумнан артып китә һәм Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда иң югары түләүләрнең берсе булып тора.

Яшел Үзәннән китүчеләр МХО зонасыннан исән-сау һәм җиңү белән әйләнеп кайтачакларына ышана. Юллары хәерле, хезмәтләре җиңел булсын һәм яңадан шул составта очрашырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев