Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Безнең геройлар

«Өмет» волонтерлар төркеме һәм МХО катнашучыларның аналары Яңа Кырлай авылына сәяхәт кылды

Җәйнең матур бер көнендә, ягъни 24 июльдә, Норлат авылында эшләп килүче «Өмет» волонтерлар төркеме һәм дә солдат әниләренә (барлыгы 39 кеше) Арча районының Яңа Кырлай авылына сәяхәт кылу насыйп булды.

Заманча, якты, уңайлы автобуста 2 сәгать дигәндә килеп җиттек без Арчага. Иртәнге якта болытлап торса да, Яңа Кырлайга килеп җиткәндә ялтырап кояш чыккан иде инде. 

Яңа Кырлай – шагыйрь Габдулла Тукайның Ватаны буларак танылган кечкенә һәм уңайлы татар бистәсе. Беренче тукталышыбыз әдәби- мемориаль музей булды. Музейда эшләүчеләр безне якты йөз белән каршы алды.

Әдәби-мемориаль музей атаклы татар классигы Габдулла Тукай тормышына һәм иҗатына багышланган. Экскурсовод авылда Тукайның мөһим чорлары, шагыйрьнең тормыш юлы турында бик куп, бай, кызыклы мәгълүматлар бирде. Шундый тәмле итеп сөйләде. Йотлыгып тыңладык.
«Ул шатлык та, кайгы да кичерде. Туган җирен яратты, ул аны күп әсәрләр иҗат итүгә рухландырды», – ди ул.

Сөйләшүдән аңлашылганча, Тукай 33 китап чыгарган. Шулай ук рус классикларының – Пушкин, Лермонтов, Крыловның төрле эшләрен татар теленә тәрҗемә иткән. Музейда аның әсәрләренең төп нөсхәләрен һәм догалык келәмен күрү дә мөмкин булды.

Бистә тарихы һәм аның замандашлары аерым залга бүленгән. Аның буенча йөргәндә шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән атмосфераны тулысынча тоярга мөмкин. Экскурсоводның мавыктыргыч хикәясе мондагы урыннарның тарихы турында күп кенә кызыклы серләрне ача.

Казаннан ерак булмаган бу авыл соңгы вакытта читтән килгән кешеләр арасында бик популярлашкан. Монда килгәч, туристлар монда беркадәр вакытка тоткарлануны өстен күрә икән. Габдулла Тукай әкиятләренең күбесе нәкъ менә шушы урында язылган икән бит. Сәгъди белән Әхмәтхан Бай йортына да бардык.

Экскурсиядән соң Тукай эзләре буйлап паркта йөрдек. Монда үскән  нарат агачының экскурсовод Габдулла Тукай тарафыннан балачакта утыртылуы турында сөйләде. Парк ахырында урнашкан Тукай коесына да бардык.

Әйе, монда, чыннан да, тылсымлы әкияти дөньяга килеп эләккән күк булды. Бу көнге сәяхәт барчабызның да күңелендә бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды. 

Шушы сәяхәтне оештырганнары өчен Ярхам улы Фәрит абыйга, хәләл җефете Әлфия апага, «Өмет» волонтерлар төркеме җитәкчесе Ягудина Роза Илдус кызына барлык волонтерлар, солдат әниләре исеменнән бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. Фәрит абый әле безне бик тәмле төшке аш белән дә сыйлады. Моның өчен аеруча рәхмәт әйтәбез! 

Сезгә һәммәгезгә дә саулык-сәламәтлек, эшегездә һәм дә тормышыгызда зур уңышлар телибез! 
Сугышлар бетеп, солдатларыбыз исән-сау җиңеп кайтып, тыныч күк йөзе астында яшәргә насыйп булсын барчабызга да!

Рүзилә Сафиуллина

Фото: авторныкы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев