Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Безнең геройлар

«Өмет» волонтерлар штабыннан йөзенче ярдәм җибәрелде

Бүген «Өмет» волонтерларының Норлат штабыннан 100нче (2025 елда 50нче) гуманитар ярдәм партиясе җибәрелде.

Аны фронтка йөк ташучы «Сугышчыларга ярдәм» Казан волонтерлар штабы вәкилләре алып китте.
Илдәге вәзгыятькә битараф булмаган якташларыбыз белән түбәндәге ярдәм җыйналды:

  • 1 генератор,
  • 25 капчык бәрәңге,
  • 3 маскировка челтәре,
  • 7 мендәр,
  • 375 окоп шәмнәре,
  • шешәләргә салынган су (5 л.),
  • 3 тартма печенье,
  • 1 тартма дымлы салфеткалар,
  • азык-төлек (сохари, чәй, казылык, татлы ризыклар),
  • 2 данә дроннарга каршы челтәр.
  • 1 балык тоту ятьмәсе.

– Норлат зонасының барлык авыл җирлекләрендәге күркәм якташларга, «Халык фронты» волонтерларына фронтка гуманитар товар җыюда һәм озатуда зур ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез, – дип яза Роза Ягудина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев