Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Безнең геройлар

МХО ветераны Игорь Нестеров: «Минем өчен барлык укучыларым туган булдылар»

Яшел Үзән мэры «Батырлар. Татарстан геройлары» кадрлар проекты республика программасының катнашучысы, МХО ветераны Игорь Нестеров белән очрашты.

Игорь Валентинович чыгышы белән Яшел Үзән районының Зур Ключи авылыннан. Аның тормыш юлы хәрби эш белән бәйле. Махсус операциядә ул беренче көннәреннән үк катнашкан, яра алып, туган ягына ялга җибәрелгән һәм МХО ветераны статусына ия булган, шулай ук «Сугышчан батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнгән. Программаны гамәлгә ашыру турында белгәч, Игорь сайлап алу турын уза һәм югары нәтиҗәләр күрсәтә.

- Туган авылым Зур Ключида эшлисем килә. Кайда туган, шунда кирәк булган, диләр. Монда минем Ватаным. Юнармия эгидасы астында Зур Ключи мәктәбендә яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү клубында укытам, музыка түгәрәге алып барам һәм балаларны барабаннарда уйнарга өйрәтәм. Хыялым – үз музыкаль төркемемне төзү һәм яшьләргә кул көрәшен өйрәтү. Минем өчен барлык укучыларым туган булдылар инде, – ди Игорь Валентинович.

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев ветеран белән киләчәк планнар турында фикер алышты, аның теләкләрен исәпкә алды.

- Әлбәттә, ярдәм итәчәкбез һәм аралашып торачакбыз, – дип белдерде ул.

«Батырлар. Татарстан Геройлары» программасы Рәис Рөстәм Миңнеханов тарафыннан тәкъдим ителде. Ул МХО ветераннары һәм катнашучыларына дәүләт һәм муниципаль идарә системасында, шулай ук башка өлкәләрдә перспективалы җитәкчеләр командасының бер өлеше булырга мөмкинлек бирә.

Фото: Михаил Афанасьевның ТГ сәхифәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев