Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен 24 республика, 16 муниципалитет һәм «Ватанны саклаучылар» («Защитники Отечества») аша 12 ярдәм чарасы гамәлгә ашырыла. Федераль дәрәҗәдә 131 закон кабул ителгән. Бу чаралар акчалата түләүләр, компенсацияләр, дәвалау, адаптация, психологик ярдәм, эшкә урнаштыру һәм башкаларны үз эченә ала.
Финанслар
2026 елда МХОга контракт имзалаган өчен 2,9 млн сум түләнә (2,5 млн – республика, 400 мең – Миноборона). Һәлак булган очракта 5 млн сум бирелә һәм ул гаилә әгъзаларына тигез бүленә. Моннан тыш, Татарстаннан 2 млн сумлык бер тапкыр түләү каралган. Һәлак булганның балаларына 18 яшькә кадәр бер тапкыр 20 мең сум ярдәм дә бар.
Ташламалар
2025 елдан МХО катнашучылары социаль ипотекага кертелә. Ул 7% белән 28,5 елга бирелә, башлангыч взнос – 10%. Бала туганда 200 мең сумлык субсидия бирелә, аны балага өч яшь тулгач файдаланырга мөмкин. Ветераннар һәм инвалидларга торакны тоту, капремонт өчен 50% компенсация каралган, инвалидларга коммуналь хезмәтләр өчен 50% кире кайтарыла. Һәлак булган яки югалган солдат гаиләләренә коммуналка өчен 60% компенсация, шәхси йортны ремонтлауга акча (төбәк нормативы буенча), газлаштыру чыгымнарын 100 мең сумга кадәр каплау каралган.

Пенсияләр
Хәрби травмадан инвалидлык алганнарга дәүләт пенсиясе:
I группа – 23 069,49 сум, II – 19 224,58 сум, III – 13 457,20 сум. Әгәр авырудан инвалидлык бирелсә, суммалар кимрәк. Социаль пенсия дә тәгаенләнә. Инвалидларга айлык акчалата компенсация (I группа – 24 076,96, II – 12 038,46, III – 4 815,39) һәм группасыз 8 328,04 сум айлык түләү бирелә. Сугыш ветераннарына ай саен 4 582,04 сум түләнә. Россия Геройларына – 103 693 сум (2026 елдан).
Салымнар, кредитлар, түләүләр
МХОда хезмәт иткәндә алган акчаларга НДФЛ түләнми. Мобилизацияләнгәннәр бер объектка салымнан азат ителә. Хәрби хезмәт вакытында салымнарны түләү вакыты озайтыла. Кредитлар буенча түләүләрне туктатып торырга мөмкин (хезмәт срогы + 30 көн). Һәлак булганда яки I группа инвалидлык булганда кредитлар тулысынча ябыла ала. 2026 елның 1 маеннан контракт имзалаганнарга 10 млн сумга кадәр бурычларны юкка чыгару турында закон кабул ителгән.
Эшкуарлык, белем
I, II группа инвалидлыгы булган ветераннарга социаль контракт буенча эш башлауга 350 мең сум бирелергә мөмкин. Яңа эш ачып җибәрергә теләүчеләргә бер тапкыр 145,1 мең сум финанс ярдәме дә каралган. МХО катнашучылары һәм туганнары оештырган ширкәтләргә 5 млн сумга кадәр 1% белән өч елга заём, 20 млн сумга кадәр лизинг (5% белән) тәкъдим ителә. «Батырлар. Герои Татарстана» программасы буенча 45 ветеран дәүләт хезмәтенә әзерләнгән. Вузларда МХО катнашучылары, Россия Геройлары, өч Батырлык ордены кавалерлары һәм һәлак булганнарның балалары бушлай укый ала, 10% бюджет урыннары квоталана. Көллиятләргә беренче чиратта кабул итәләр. Бушлай һөнәри әзерлек тә каралган.
Медицина, психология һәм башкалар
Казан һәм Яр Чаллы госпитальләрендә бушлай медицина хезмәте, ел саен тикшеренү, теш протезлау, дарулар, санаторийларга юлламалар бирелә. Аларга мөрәҗәгать итәр алдыннан сезгә хезмәт күрсәтүе турында ачыкларга кирәк. «Защитники Отечества» фонды психолог кабинетлары ачкан, 83 белгеч ПТСР буенча укыган. Инвалидлар өчен йортларны адаптацияләү (махсус мебель, «Акыллы йорт», протезлар, инвалид коляскалары), автомобильләр (кул белән идарә итү) каралган. Юридик һәм компьютер ярдәме бушлай.
Балалар өчен
МХО солдатлары балаларына түгәрәкләр, секцияләр, продленка бушлай, 18 яшькә кадәр мәдәният учреждениеләренә керү, шулай ук, түләүсез, лагерьларга юлламалар, бала туганда бүләк комплекты бирелә. Һәлак булганнарның балаларына репетиторлар хезмәте түләнә. Фонд шулай ук югалган хәрбиләрне эзләүдә ярдәм итә, гаиләләр белән эшли. Социаль координаторларга гаилә әгъзасы бер айдан артык хәбәр итмәсә, рәсми белдермәсез үк мөрәҗәгать итәргә була.
Нет комментариев