Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Безнең геройлар

Коралы автомат түгел, ә медикаментлар тулы зур букча

Олы Ачасыр халкы Герой улын соңгы юлга озатты.

3 июнь. Гадәттәгедән иртәрәк торылды, төштән соң типографиягә җибәреләсе газета да иртәнге сигездә үк озатылды, йөрәк тә урынында түгел. Туган авылым Олы Ачасырга кайтасы бар. Тик, гадәттәгечә, шатланып, ашкынып түгел шул... Авылда – матәм көне. Махсус хәрби операциядә һәлак булган «Бальзам» позывнойлы хәрби медик авылдашыбыз, 36 яшьлек Рәзил Фәрит улы Һадиевны соңгы юлга озаттык.

Балачак – гамьсез чак

Рәзил – Фәрит абый белән Ризидә апаның кызлары Рузиләдән соң көтеп алынган уллары. Кечкенәдән акыллы, тырыш, тыңлаучан, максатчан булып үсә. Әти-әнисенең ныклы терәге була. Мәктәптә яхшы укый, активлыгы белән алдыра. «Киләсе елга мәктәп бетергәнгә 20 ел була. Рәзил ул безнең май кояшы иде. Ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчеллеге белән аерылып торды. Гел елмаер, кешегә күтәрелеп авыр сүз әйтмәс иде. Әле дә ышанып булмый, бик кызганыч, урыны җәннәттә булсын», – дип искә ала күз яшьләрен сөртеп сыйныфташы Алсинә Шиһапова.

– Ачасыр мәктәбенә 1999 елда эшкә килдем. Һәм миңа яшь укытучыга, класс җитәкчелегенә 5ләрне тапшырдылар. Бик актив, тырыш, шул ук вакытта шук класс иде. Әлбәттә, егетләр арасында Рәзил үзенең төпле сүзе, фикере, авторитеты белән аерылып торды. Шул ук вакытта ул гел елмаючан, шат күңелле, кешелекле иде. Укуы яхшы, гаиләдә дөрес тәрбия алган егет. Кирәк вакытта класс эчендә үз сүзен әйтә алды, сыйныф җитәкчесе буларак аның зур ярдәмен сизә идем. Класста бит инде төрле чак була, дуслары укытучыларны тыңламаганда аның бер сүзе җитә иде. Күңелдә бик авыр, әлбәттә. Рәзилнең урыны, ин шә Аллаһ, җәннәттә булыр. Гаиләсенә бары тик күркәм сабырлыклар теләп калам. Бик зур югалту, – дип сөйли сыйныф җитәкчесе Рамил Шакиров. 

Төзүче түгел, медик Рәзил киләчәктә төзү че булырга хыялланса да, әтиәнисенең улларын медик итеп күрәсе килә. Ул да якыннары теләгенә каршы килми, Яшел Үзән медицина училищесына керә. Укуын тәмамлагач, Казанда психиатрия хастаханәсендә хезмәт юлын башлый, аннан М.Н.Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә урнашып, рентген-диагностика бүлеге рентген-лаборанты булып эшли. Махсус хәрби операция башлангач, бертөркем медиклар, 7 кеше, үз теләге белән Донецк республикасында урнашкан хәрби госпитальгә 1 айга дип командировкага бара. Гомерләренә куркыныч яный башлагач, бүлек командиры, бер атна кала, аларны туган якка алып кайтырга була. Рәзил узган елның июнендә үз теләге белән, контракт төзеп, кабат махсус хәрби операция зонасына китәргә була. 

– Мин аның соңгы командиры идем. Хәрби биремдә күп вакытны бергә үткәрдек. Якты күңелле кеше. Аның коралы автомат түгел, ә бинт, дарулар белән шыплап тулган зур рюкзак иде. Ул бик кыю кеше, аңлатып бирерлек сүзләр таба алмыйм. Көн дими, төн дими, бернигә карамый, позиция буенча йөгереп, яралыларны коткарды. Аның позывное – «Бальзам», исеме Рәзил икәнен аннары гына белдек, – дип сөйләде Марат (гафу, фамилиясен белмибез).

«Рәзил Фәрит улы махсус хәрби операция зонасында медик булып эшләде, яралы сугышчыларыбызны алып чыгып, гомерләрен саклап калды. М.Н.Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсе коллективы Рәзил Фәрит улының туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Без сезнең белән бергә кайгырабыз», – диелә коллегалары хәбәрендә.

Курку белмәс, кыю, батыр. Үз гомеренә куркыныч янаганда да Рәзил ярдәмгә ашыга. Үлеме турында хәбәр телеграм каналда басылгач та, күпләр кайгы уртаклашып, аның каһарманлыгын тагын бер кат ассызыклый. Кайберләрен газета укучыларга да тәкъдим итәм:

«Бальзам, брат. Спи спокойно. Я тебя никогда не забуду, ты много наших пацанов спас».

«Бальзам спас не одну жизнь в зоне боевых действий. Будучи медиком он всегда приходил на помощь, не думая об опасности. Отличный парень, замечательный человек и надёжный товарищ. Спи спокойно, брат!»

«Кояш малае» Кем белән генә сөйләшмә, Рәзил хакында һәркем бары уңай фикердә. «Ул бит хәтта кая хезмәт иткәнен дә белдермәде, әти-әнисен борчыйсы килмәде. Мөмкинлек булганда шалтыратып торды. Анда да күп сөйләшми, «Аллаһка шөкер, барысы да әйбәт», – дип кенә әйтә иде. 4 мартта таң белән алгы сызыкка кергәннәр, 5есе көнне хәбәре югалган. Әтиә-нисенә үлеме турындагы хәбәрнамәдә гомере өзелгән урын Селидово шәһәре дип язылган. Взводның медицина бүлеге командиры була . Соңыннан билгеле булганча, иптәшләре: «Бальзам»ны калдырмыйбыз, ничек булса да алып чыгабыз, үзе күпме кешенең гомерен саклап калды бит», – дип әйтә. Мин Рәзилне «кояш малае» дип йөртәм, чөнки аның җитди чагын күрмәдем, авызы гел ерык иде. Күршеләр булып яшибез, төрле чаклар була, ә ул һәрчак тыныч, конфликтка керми. Ирем Фәрит авырып киткәч тә, янына томография узарга бардык. Гомумән, күпме авыл кешесенә ярдәме тиде аның, бервакытта да «юк» димәде. Безнең очракта снимокны күргәч, миңа күзләрен мөлдерәтеп, жәлләп карады. Фәрит абыең алдында бер сүз әйтмәде, табибка барыгыз диде. Ышанмыйча, кабат ясатты. Тик Фәрит абыең да тиз, аянычлы арабыздан китте. Зарлана белмәде, әтиәнисенә проблемалары булган очракта да, сиздермәде. Ул миңа улым кебек якын, балаларым белән күз алдында уйнап үсте. Исәндер дип көттек, кайтыр дидек. Зур югалту, күңел ышанмый... Ышанырлыкмы соң?!» – дип сөйли Гөлнур ханым Абзалина.

Рәзил яшьлек мәхәббәте Аида белән гаилә корып, кызлары Ралинаны үстерә. Тик гаилә учагын саклап кала алмыйлар, аерылышалар. Уртак балалары булгач, аралашып яшиләр. Онык та әби-бабасы янында еш кунак була. Вакыт уза, Рәзил тормыш юлында Рәшидәне очрата, никах укыталар. Әмма бәхетле гаилә булып, озын гомер кичерергә насыйп булмый...

Әти-әнисе сүзе

– Гаиләбезгә сүзләр белән генә аңлатып бирә алмаслык зур кайгы килде. Улыбыз Рәзил сугыш кырында һәлак булды, арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Шушы авыр көннәрдә безгә игътибар, матди ярдәм күрсәткән, улыбызны соңгы юлга озатырга булышкан т уганнарга , күршеләргә, барлык авылдашларга , хезмәттәшләргә, авыл, район җитәкчелегенә, улыбызның дусларына, 7нче хастаханәдән кайткан хезмәттәшләренә, бер окопта булган командирына, ярдәм иткән һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Барчагызга да сәламәтлек, тыныч тормыш теләп калабыз. Берегезгә дә бала хәсрәте күрергә язмасын, күрсәтмәсен, – ди күз яшьләрен тыя алмыйча әти-әнисе Фәрит абый белән Ризидә апа.

Һадиевлар гаиләсенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Илебез тынычлыгы өчен башын салган Геройлар үлми, алар мәңге безнең йөрәктә. Тыныч йокла, Рәзил-«Бальзам»!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев